Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня106
mod_vvisit_counterВчера229
mod_vvisit_counterВсего101490

IP: 54.226.209.201

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Творчество наших сотрудников

 Чулпан Нурмөхәммәтова

 

Көттем, син юк.

Язларымда көттем сине,

Тулган бөре кебек күңелләр.

Зәңгәр күккә  карап көттем сине,

Кошлар бәлки, хәбәр бирерләр.

 

Җәйләремдә көттем сине

Шау чәчәкле болыннарда.

Җәйләрем дә үтте инде, килде көзләр,

Чәчәкләрем койды хәзер таҗларын да.

 

Көзләремдә көттем сине

Бергә йөргән шушы сукмакта.

Эзләрең юк… Сары шәлен ябып

Ялгыз каен тора каршымда.

 

Кышларымда көттем салкын айга карап,

Җемелдәгән кардан эзләдем.

Тәрәзәдән көттем, күренмәдең,

Гомер үткән, ә мин сизмәдем.

 

Язлар, җәйләр, көзләр үтте инде,

Китә инде салкын кышларым.

Күңелемдә калды сине көткән,

Бары өмет, борчу, сагышларым.

 

Язын, җәен, көзен, кышын сине көттем,

Килерсең дип, бәлки яныма.

Көттем сине, син юк, көтмим бүтән.

Тукта күңел...җитте, сагынма….

 

 

Соңгы кыңгырау чыңы

 

И, мәктәбем минем, изге йортым

Синдә үтте бала чакларым

Рәхмәтле мин сиңа укытучым

Рәхмәтле мин сезгә дусларым.

 

Соңгы кыңгырау чыңы, соң тапкыр

Тибрәндерде йөрәк кылларын

Авылымда, изге мәктәбемдә

Үтте минем белем елларым.

 

Һәркөн саен җылы караш белән

Каршы алды мәктәп ишеге

Укытучым бик зур рәхмәт сиңа

Мәктәп булдың белем бишеге.

 

Кулларымда чәчәк бәйләмнәре

Укытучым – булсын бүләгем

Булыгыз сез шулай сабыр, тыныч

Сезгә минем бөтен теләгем.

 

 

Төш

Төшләремдә яшел язлар күрәм,

Төннәремә керә болыннар.

Болыннарда, чәчәк арасында,

Йөгереп уйный нәни колыннар.

 

Күбәләкләр чәчәкләргә кунып

Иркәлиләр алсу гөлләрне

Тирәкләргә кунып кошлар сайрый

Шатлык белән тулы көннәре.

 

Әллә өнем, әллә төшем инде,

Җәннәтләргә килеп кердемме?

Әллә инде бары төшемдә

Ожмах бакчаларын күрдемме?

 

Битләремне җылы кулы белән

Иркәләде язгы кояшым

Уянмыйча татлы йокыдан

Оҗмахларда килде каласым.

 

Хушлашырга әле дөнья белән,

Иртәрәк бит, мина, иртәрәк.

Якты дөньям болай да бит ожмах

 Яшәргә һәм яшәргә кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

Төшкэ кердең, әткәй.

Мин әткәйне төштэ күрдем буген,

Басып тора иде елмаеп.

“Әткәй!” - диеп йөгереп бардым да,

Читкә киттем кинәт тайпылып.

 

«Кит, кит кызым, кочаклама!» -

Диде әткәемнең тавышы.

«Сау бул!» - диеп кулын болгады ул

Күңелем хәзер шундый сагышлы.

 

Китте әткәй, китте кайтмаска,

Бик ярата иде безне ул.

Өндэ түгел, хәзер төштә генә

Елый-елый аны күрәм шул.

 

 

 

 

Чит җирләрдә үтте гомер.

Сагына кеше  читтә якыннарын,

Сагына туып үскән авылын.

Үзгәргәндер инде туган ягым,

Үзгәргәндер инде дусларым.

 

Очып кайтыр идем кошлар кебек,

Тик канатым инде каерылган.

Балаларым үскән, гомер үткән,

Олыгайдык инде, картаелган.

 

Үтте гомер чит җирләрдә яшәп,

Кайталмыйбыз туган якларга.

Туфрагында кайтып аунар идем,

Кире кайтып балачакларга.

 

Торган җирем бик ошыйдыр сезгә,

Тирә-юньнәре дә ямьледер.

Балачакта эчкән чишмәм суы,

Әле һаман шулай тәмледер.

 

Кочагымны җәеп кайтып киләм,

Туган үскән газиз җирләргә.

Тәүге хыял гына икән, ялгышканмын,

Сагынуымны сөйлим җилләргә.

 

 

Көнбагышым.

Көнбагышым сары

                чәчәк атты,

Җылытты ул күңел күгемне.

Чү, ни булды,

                   сары көнбагышым,

Моңсуланып калдың түгелме?

 

Сердәшкәем, нигә

                  башың идең,

Нигә шулай моңлы-сагышлы?

Ялгыз  минутларда

                   моңым аша

Аңлый идең минем

                       язмышны.

 

Көнбагышым таҗын

                        койган инде,

Тирән уйга чумган тагын да.

Минем белән шулай

                      хушлашадыр,

Серләремне чишкән болында.

 

 

Әни.

«Әни!» дигән шушы көчкенә сүз

Тау кадәрле мәгънә сыйдырган.

Йә, бер Аллам, бәхетле ит», - диеп,

Әни мине җиргә тудырган.

 

«Балам!» -диеп әйткән һәрбер сүзе

Җаннарыма җылы иңдерә.

Яз кояшы кебек алсуланып,

Күңелемә нурларын сибә.

 

Әни, синен өчен яшим,

Мин бит синен бәгырь җимешең.

Тирән күңелең саклый серләремне,

Мин бит синең йөрәк тибешең.

 

 

 

  Резеда Радиковна

Мин яратмыйм сине элеккечә. 

 Мин яратмыйм сине элеккечә

Гаепледер бәлки син үзең

Суытканга изге хисләремне,

Сүрелгәнгә минем сөюем.

 

Мин яратмыйм сине элеккечә,

Мәхәббәтем калды үткәндә.

Күзләренне нигә яшерәсең

Янәшәмнән минем үткәндә?

 

Мин яратмыйм сине элеккечә

Үпкәм дә юк сиңа,ачу да

Бергә булыйк диеп өметләнеп

Тәрәзәмне башка шакыма.

 Мин яратмыйм сине элеккечә...

 

 

***

Үткәндә калды мәхәббәт,

Сөю учагы сүнде.

Суынды сиңа хисләрем,

Кире чакырма мине.

 

Сагынып искә алам мин

Бергә уткән көннәрне.

Котмим сине элеккечә

Җәйге җылы төннәрне.

 

Бәхетле идек бергә без,

Ул көннәр артта калды.

Янәшәмнән атламыйсың,

Хәзер инде мин ялгыз

 

 

 

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de