Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня110
mod_vvisit_counterВчера229
mod_vvisit_counterВсего101494

IP: 54.226.209.201

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Татарча диктант

27 октябрьда әгерҗелеләр дә дөнья күләмендә уздырылган «Татарча диктант» акциясенә кушылды.

Район үзәк китапханәсендә 51 кеше, шуларның унысы – укучылар Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек яздылар. Текстны безнең районда әлеге акцияне оештыручы – район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин укыды.

Диктант язарга килүчеләр арасында китапханәчеләр, татар теле мөгаллимнәре, төрле учреждение-предприятиеләрдә эшләүче милләттәшләребез бар иде. Резидә Каюмова, мәсәлән, Красный бордан ук килгән.

- Гомер буе укучыларның белемен тикшерәбез. Үземнекен дә сынап карыйсы килде, - диде ул.

Ә Әгерҗедән килгән Зәлидә Гыйрфанова мәктәп тәмамлаганнан бирле 30 ел диктант язганым юк, диде. Ул татарча әдәби китаплар укуын, күпләп газета-журналлар яздыруы турында да сөйләде.

1нче гимназиянең 9 сыйныф укучылары Алия Тукманова һәм Гөлназ Рәшитова өйдә дә, мәктәптә дә татарча гына аралашуларын әйттеләр. Татар теле буенча олимпиадаларда да катнашканнары бар икән аларның.

Диктант нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак. Дип яза Милэуша Ягъфарова Эгерҗе хэбэрлэре газетасында. Бу чарада безнең китапханэчэлэр дэ бик телэп катнаштылар.

 

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de