Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня39
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105603

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Габдулла Галиевнең иҗат кичәсе

 

Матур фоновая музыка. Экранда Г.Галиевка багышланган презентация


Сәхнә артыннан укыла


Озак яшәүнең сере нидә? Тормышны, яшәүне, кешеләрне яратудадыр. Бер гасырга якын озын катлаулы гомер юлы.  Артыңа борылып карасаң, никадәр вакыйгалар, никадәр кичерешләр, никадәр шатлык-сөенечләр, никадәр борчылулар һәм никадәр казанышлар  белән узылган бу гомер дигәнең. Бик тиз узылган.

 

Кеше кайчан бәхетле була?  Тормышта үз урынын табып матур яшәсә, балалар үстереп аларның рәхәтен татыса, кешеләр өчен кечкенә генә бер яхшылык эшләп, башкалар тарафыннан үзе турында яхшы сүзләр генә ишетсә, изге юлдан барса.

 

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;

җырлаган чакта җырының
моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә.

шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә;

бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә.

иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

 

 

Г. Галиев турында видеоязма.

 

Дилия Закирова  җыр “Хәерле көн”

 

 

 

 

Музыка көчәя. А.б. чыга.

 

А.Б. Хәерле көн, исәнмесез хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар, кадерле кунаклар! Барыгызны да районыбызның мөхтәрәм кешесе, шәфкатьле табиб, күренекле язучы, рухи яктылык иясе Габдулла ага Галиевнең 90 яшьлек олуг юбилее  уңаеннан очрашу кичәсе белән тәбрик итәбез.

Сез табиб та, язучы да

Җанга-тәнгә дәва биргән.

Кырындының тауларыннан

Тик шифалы талант иңгән.

Мөхтәрәм аксакалыбызны сәхнә түренә чакырабыз. Рәхим итегез, Габдулла абый. (Җитәкләп алып менәбез. Түргә утыртабыз.)

 

Җыр    “Әгерҗе”   Җырлый   Ләйсәния Нурмөхәммәтова

 

А.Б. Габдулла абыйны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Аны төп хезмәт вазифасы белән генә бәяләсәк тә, күпме кешегә игелек кылып савап җыйган җанының яктылыгы тирә-юньдәгеләргә  һаман да илаһи нур булып яшәүгә дәрт уята, эш-гамәлләребездә терәк-таяныч була.

 

А.Б. Хөрмәтле дуслар хәзер без сезне зур  ихтирамга лаек булып яшәүче, гасырга тиң гомер  кичергән райондашыбыз  Габдулла абый Галиевне  олылап  Казаннан  һәм Яр Чаллыдан килгән кунакларыбыз белән таныштырып китик.

 

1. Журналист һәм язучы-прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының  Х.Ямашев исемендәге әдәби бүләге лауреаты Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Госман Гомәров

 

2. Шагыйрь һәм фән докторы, профессор,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамал

 

3. Язучы, “Көмеш кыңгырау” газетасы редакторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Факил Сафин

 

4. Шагыйрә.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Әлфия Ситдикова

 

5. Шагыйрь, “Мәйдан” журналы редакторы. Татарстан Язучылар һәм журналистлар Берлеге әгъзасы.

 

Фидаил Мәжитов

 

6. Язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге бүләкләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Язучылар берлеге әгъзасы. Ләбиб Лерон

 

Ут күршеләребез Удмуртиянең  Ижау каласында татар телендә нәшер ителүче безнең яраткан газетабыз”Яңарыш” редакциясеннән бер төркем кунаклар,

 

Татарстан республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйлметдинова Римма Ринат кызы.

 

“Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе хезмәткәрләре, “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе, районыбыз кунаклары, укытучылар һәм укучыларыбыз катнаша.

 

Хәзер котлау өчен сүзне Римма Ринатовна Гыйлметдиновага бирәбез. Котлый.

 

Бию

 

А.Б. Габдулла абыйның тормыш юлына күз салсак,  ул 1928 елның 10 гыйнварендә  районыбызның Төрдәле авылында туган,  гади  бер авыл баласы буларак, сугыш елларының михнәтен күргән, үз тырышлыгы белән күтәрелгән, махсус белем алып туган җирендә кешеләр сәламәтлеген кайгырткан, халкының иманлы булуын теләп дингә тарткан, каләм тибрәтеп матур шигырьләр, пьесалар, хикәяләр, повестьлар язган. Дистәдән артык китаплары Татарстан һәм Удмуртия китап нәшриятларында басылып үз укучыларын тапты. “Үкенеч”, “Кичер мине, Сүрия”, “Кырык дүртнең буранлы кышы”, “Йөрәк ярасы”, “Минем бабам умартачы”, “Хәзрәт малайлары”, “Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр” һәм менә күптән түгел генә табадан төшкәне – “Мәхәббәт һәм мәкер”.Беренче пьесалары “Яшел елан”, “Айдар” алтмышынчы елларда, “Солдат кайтты”  1974 елда языла һәм  Минзәлә татар дәүләт драма театрында куела, “Гөлгенә”, “Минем әбием” пьесалары да бик күп сәхнәләрдә гөрләп бара. Тора-бара аның лирик шигырьләре, җырлары да басыла.

 

“Әгерҗе  хәбәрләре”  газетасы редакциясенә сүз.

 

“Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе  әгъзаларына сүз.

 

Бию

 

А.Б. Габдулла абый Галиевның шигырьләрен, әсәрләрен укыгач,  күңел балачакка әйләнеп кайтырга куша кебек. Бүген аның күз алдыннан яланаяк йөргән гамьсез балачагы да, авыр сугыш елларында күргән газаплары да, әтисенең сугышта үлеп калу хәсрәте дә, барысы да бер-бер артлы узадыр. Габдулла абыйлар буынының хыялый яшьлеген дәһшәтле сугыш йота. Ул заман малайларына фронтка киткән әтиләрен алыштырып, нужа арбасын бик яшьли тартырга туры килә. Габдулла ага үзенең үткәне турында Хәсән Туфан сүзләре белән, тормыш дигәнең әнә шулай кыйнап, “еламаска өйрәтте” дип әйтергә ярата.

 

Габдулла аганың  “Сагыш”  әсәре белән авылдашы Миңнегөл Гараева чыгышын тыңлап китик әле.

 

Казан һәм Яр Чаллы кунакларына сүз.

 

Хөрмәтле тамашачылар, әйтеп үткәнебезчә бүгенге кичәдә “Яңарыш” газетасыннан вәкилләр катнаша, әйдәгез хәзер сүзне аларга бирик.

 

“Яңарышлар”  сөйли.

 

А.б. Районыбызның горурлыгы булып, республикада үзегез белән бергә безнең халыкның данын күтәрүегез, борчылып яшәвегез, матур иҗади эшләрегез өчен Сезгә зур рәхмәт.

Бүген барыбыз да  Габдулла ага  сезнең алда тирән хисләр белән баш иябез. Һәм сүзне сезгә бирәбез.

 

Г. Галиевка сүз.

 

А.Б. Авыл тормышына, аның кешеләренә, яшәүгә бөтен җаны белән гашыйк кеше буларак, авылда булып узган вакыйгалардан күркәм әсәрләр тудыра Габдулла ага.

 

Гел файдалы эшләр белән

Үткән озын гомерегез.

Ир уртасы гына әле

Иҗаттагы урыныгыз.

Башланмаган яңа әсәрләр

Бер-бер артлы туып торсын.

Иҗатыгыз чишмәләре

Гел саекмый тулып торсын.

 

 

Ф. Мөхәммәтшина “Туган як” җыры

 

А. Б. Туган авылының, Әгерҗебезнең иҗади баласы булып туып, 90 яшенә җитеп тә, безне илһамландырып яшәүче аксакал язучыбызга, ак бабаебызга без нык сәламәтлек һәм иҗади дәрт телибез.

 

Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбызга, хөрмәтле тамашачыларыбыз сезгә, укучыларга, укытучыларга, катнашучыларга, бәйрәмне оештыруга зур көч керткән Гөлнара Тимербаева җитәкчелегендәге Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә, Кырынды авыл китапханәчесенә һәм район китапханәчеләренә зур рәхмәт белдерәбез. Бер күрешү үзе бер гомер бит, тагын күрешүләр насыйп булсын!  Исән булыгыз.

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de