Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня61
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105625

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Праздник улицы Л.Толстого

 

Музыка играет. Народ собирается.

 

Выходят ведущие.


1. Добрый день дорогие гости праздника, уважаемые жители улицы Л.Толстого,!

 

2. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, Лев Толстой урамында яшәүче кадерле  дуслар! Сезнең урамда  бүген зур бәйрәм. 2018 ел - Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстанда бөек рус язучысының 190 еллыгы уңаеннан Лев Толстой елы дип игълан ителде.

 

  1. 2018 год в Татарстане  с указом презедента РТ объявлен годом Л. Толстого.

2.Лев Николаевич Толстойның Татарстан белән, Казан белән бәйләнеше зур булган. Аның Казан университетында укыган еллары үзенә бер кызыклы чор. Ул вакытта инде аның 3 ир туганы шунда укыган була. Язучы ул чорны үз әсәрләрендә бик матур сурәтли.

 

1.  Студентческие годы Льва Толстого тесно связан с Казанью. Лев Толстой и его братья учились в Казанском государственном университете. Писатель очень красиво описывает те года и  нашу столицу в своих произведениях.

2.Толстойлар гаиләсе 17 гасырда ук инде Казанда торып, хәрби хезмәттә булып яшәгәннәр, Казан тирәсендәге авылларда утарлар тотканнар. Әтисенең сеңелесе Казанга күчеп килеп ятим калган балаларны, шул исәптән кечкенә Леваны да  үз канаты астына ала.

 

1. В 17 веке семья Толстых жила в Казани, в близлежащих деревнях держали поместья. Родная сестра отца Л. Толстого взяла под опекунство детей-сирот.

2.Күренекле язучы хөрмәтенә Татарстан авыллары, шәһәрләрендә дә урамнар, парклар, истәлекле урыннарга аның исеме бирелгән.

 

 

  1. В городах и селах Татарстана не мало улиц, парков, памятных мест, которые названы в честь Льва Николаевича Толстого. Агрыз не стал исключением, одну из улиц города назвали именем писателя.

 

2.Әйтүләренчә, безнең Әгерҗебездә Толстой урамына  1850 елларда нигез салынган. Ул вакытларда әлбәттә аны икенче исем белән атаганнар, “Бөгрә очымы”, башкамы?  Беренче булып урнашучылардан Акбашев Мулламөхәммәт бабайның бабалары,   Гыйләҗ бабайның бабалары санала, -диләр.

 

 

Эдуард Мираев песня про город (новая песня)

1. Города как и люди. У них свое лицо, своя история, своя биография и своя жизнь. И у нашего города свои улицы, свои традиции. Улица, названная  в честь великого русского писателя Льва Николаевича Толстого живет по своим неписаным правилам со своими добрыми традициями.

2. Толстой урамы кешеләре дә бер-берсен күптән беләләр, үзләренең тату гаиләләре, күренекле шәхесләре белән горурланалар. Хөрмәтле урамдашлар, бүгенге бәйрәм көнендә Сезне сәламләү өчен  күп кунаклар килде. Хәзер сүзне “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәфәров Илназ Сәүбән улына бирәбез.

 

Музыкаль номер- Әгерҗем җыры.  Лейсания Нурмухаметова

  1. Әлбәттә урам күрке – өлкәннәрдә. Толстой урамының аксакаллары булган Акбашев Шәүкәт Мулламөхәммәт улы һәм Назыйма Хуҗәхмәт кызы.

Гомерләрен Әгерҗе шәһәренә хезмәткә багышлаган  бу тату гаиләне аеруча зур ихтирам белән билгеләп үтәбез. Сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт ага һәм Назыйма апа 2 бала үстерделәр. Аларның балалары да үз гаиләләрендә тырыш, эшчән балалар үстерү белән бергә тәрбиягә балалар алып игелекле гамәл кылдылар.

Гаилә учагын озак еллар сүндерми үрнәк күрсәтеп яшәүләре өчен Шәүкәт абый һәм  Назыйма апага  Әгерҗе районы ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырабыз.

 

1. Город  наш  - город железнодорожников. И железнодорожники со всем народом вместе защищали страну. С улицы  Льва Толстого на войну ушли  Ижболдин Гусман, Ибрагимов..., Чувамов Салих и другие. На фронте они пали смертью храбрых. Муртазин Файзи, Кадыров Ахат, Бадриев Кашафи, Ишмухаметов Тахир, Никандров Михаил – вернулись и трудились на благо нашего города в различных участках народного хозяйства. Муртазин Файзи Марданович многие годы возглавил Агрызский кирпичный завод.  Кадыров Ахат,  Бадриев Кашафи Бадриевич, Ишмухаметов Тахир Шакирович трудились на железной дороге. Никандров Михаил Никандрович занимал ответственный пост в райпищекомбинате.

В нашей памяти их подвиг бессмертен.

 

Эдуард Мираев песя “Русский парень”.

  1. Ишмухаметов Таһир абыйның  буыннар чылбырын лаеклы дәвам итүчеләре Рима апа һәм Халидә апа. Рима Таһировна озак еллар Әгерҗе сбербанкын җитәкләде.  Киленнәре Илсөяр Әмир кызы локомотив депосында экономист булып эшләде, оныклары Лилия һәм Рамил әле дә локомотив депосында хезмәт куялар. Халидә апа Гобәева вагон депосында җаваплы урыннарда эшли –берүзе 5 бала тәрбияләп үстерә. Ул әле хәзер дә актив тормыш алып бара. Үзенең яшелчә үстерү серләре белән газета битләрендә уртаклаша. Халидә апага шулай ук Рәхмәт хаты тапшырыла.

 

Редакция тапшыра

 

Чулпан Нурмухаметова   песня  “Елмайдым”

 

2.Шулай ук тимер юлчылар династиясенең лаеклы дәвамчылары Шәриповлар гаиләсе – Гали бабай, аның улы – Зәки, Зәкинең улы Камил һәм энеләре Наил. Барысының бергә эш стажлары 200 елдан артык. Гали абыйның тагын бер улы – Илдус абый да тимер юлчы. Җәмәгате Әлфирә апа белән икесе бергә 80 ел хезмәт куйганнар. Алар безнең китапханәнең иң актив китап укучылары.  Һәм тагын бер китап укучыбыз Илгизә апа Фәйзрахманова. Бүген без аларга Үзәк китапханәнең Рәхмәт хатын тапшырабыз.

 

Выручается благодарность. Гульнара Ильвартовна выручает.

2.Шулай ук иң актив китап укучыбыз ... апага да китапханәнең Рәхмәт хаты тапшырыла. Зур рәхмәтләребез Сезгә! Әйтеп үткәнебезчә, Лев Толстой урамында яшәгән гаиләләрнең күбесендә тимер юл хезмәте белән бәйле кешеләр яшәгән һәм хәзер дә яши. Безнең арадан киткәннәр дә үз эзләрен калдырганнар. Мөстәкыймовлар – Расим, Ринат. Икенче Мөстәкыймовлар – Шамил, Мәгъсүм. Шамил абыйның  улы – Марсель,  Мәгъсүм абыйның оныклары – Ринас белән  Фәнис  хәзерге көндә дә тимер юлда намус белән хезмәт итәләр.

 

  1. Один из жителей улицы Толстого  Архипов Владимир  в течение 30 лет ремонтирует подвижной ж.д.состав.  Их сын Дмитрий работает помощником машиниста. Эта семья известна ещё с одной интересной стороны. Супруга Владимира- Светлана, дочь Никандрова Михаила Никандровича, со своей сестрой Надеждой  - Близнецы. И Владимир со своим братом... тоже Близнецы. Вот такой подарок судьбы. Семья Архиповых добродушная, отзывчивая. Сегодня им также вручается Благодарственное  письмо за содействие и оказанную помощь в проведении сегодняшнего мероприятия.

 

Вручается благодарность  Гульнара Ильвартовна выручает.

 

Песня Мираев Эдуард

 

1. Примечательно, что улица Льва Толстого благодатная, орошаемая речкой Агрызкой.   В семье Кочетковых в 1955 году родились тоже 2 близнеца – Владимир и Виктор. На этой улице живет ещё один интересный человек. Это Нуруллин Ринас Мулланурович. Окончив  Севастопольское военнное училище, он служил подводником. Выйдя в отставку вернулся в родные края и сейчас продолжает трудиться  начальником  лабораторного отдела  локомотивного депо.

 

Всем железнодорожникам посвящается стихотворение нашей поэтессы Сании Вахрушевой “ Город железнодорожников” . Читает Гульнара Айдарова

 

2.  Әгерҗебез көннән-көн үсә, матурлана, ямьләнә. Әлбәттә аның төзелешендә Толстой  урамы кешеләре дә зур өлеш кертә. Сугыш ветераны Мортазин Фәйзи Мәрдан улы  озак еллар Әгерҗе кирпеч заводы директоры булып эшли. Алар Нәгыймә апа Арслан кызы белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркайсы югары белемле, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт итәләр. Әти-әнисе нигезен кадерләп-саклап яшәүче кызлары Галәвиева Әлфия Фәйзиевна – Әгерҗе районының суд коллегиясе рәисе.

 

1. Семья Зайнутдиновых Рашит и Варвара  долгие  годы трудились на заводе стройматериалов.

 

2. Кызганычка каршы, урамда ташландык, ятим булып торучы йортлар да байтак. Ата-бабалар нигезен туздырмыйча саклап тоту, бер яктан намус эше булса, икенче яктан урамны ямьләндереп  җибәрүгә бер сәбәп тә булып тора. Озак еллар кирпеч заводының иң авыр участогы булган кирпеч яндыру цехында эшләгән Гадилә апа Ижболдина да шушы урамга килен булып төшә һәм сугыш чоры баласы Мөнир абый белән гаилә корып балалар үстерә. Хәзерге көндә бу нигез тагын яңарып китте һәм урамга ямь өстәп җибәрде.

 

Дамира Галлямова   “Туктасы иде вакытларны”  стих

 

1. Говорят, что улица славится своими людьми. Среди жителей улицы есть семейные пары, которые прожили много лет вместе. Мы поздравляем вас с этим событием, желаем здоровья, благополучия,  и жить в дружбе и согласии еще много-много лет.

2. Галиәхмәт абый һәм Рәйсә апа Низамбиевлар 40 елга якын, Роберт һәм Сәрия Харисовлар 35 елдан артык, Раиф һәм Фердания Сәлимгәрәевлар  36 ел, Гөлнур Һәм Фәнил Бәдриевлар 34 ел, Фәрилә һәм Наиль Шәриповлар 41 ел, Тамара һәм Камил Шәриповлар 35 ел, Гөлсинур һәм Назыйм Әхмәтшиннар 36 ел, Владимир һәм Светлана Архиповлар 33 ел  парлы гомер кичерәләр.

 

Прожили вы вместе не один счастливый год,

Все было в вашей жизни: радости, тревоги.

Виски уж побелели от забот,

Но дружно все ж шагали по дороге.

 

Песня про любовь Эдуард Мираев.

 

2. Ишмөхәмметов Рәис абый һәм Илсөяр апа бергә 48 ел яшиләр. Илсөяр апа озак еллар каенанасы белән тату гомер кичерде, соңгы юлга хөрмәтләп озатты. Үрнәк гаилә булып яшәүче Ишмөхәммәтовларга район ЗАГС бүлегенең  котлавын тапшырабыз.

 

Июнь аенда үзләренең  35 ел бергә гомер итулэрен  билгелэүче Гәләвиевлар – Илгизәр Исмәгыйль улы һәм Әлфия Фәйзи кызын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм Әгерҗе ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырабыз.

 

Выручается благодарность

 

2. Матур гомер кичергән парлар өчен  Ләйсәния Нурмөхәммәтова җырлый. Туй теләкләре.

 

1. Дети – это наше будущее, цветы нашей жизни. А таких прекрасных цветочков на вашей улице не так много. Да, можно бы и побольше. Молодым семьям следует задуматься о повышении демографической ситуации их родной улицы. И всё – таки, радует то, что здесь проживают молодые семьи. Вот например, Алексей и Татьяна Ивановы. В их семье подрастает три ребёнка.  А в семье  Дмитриевых     2 ребенка.  Сыну Матвею 3 года, маленькой Еве 7 месяцев. Она самая маленькая жительница ул. Толстого. Желаем ей расти большой и здоровой, на радость маме с папой.  Ей вручаем маленький подарок.

  1. Да и настоящих цветов-то на Вашей улице маловато. Ухоженный участок с интересным дизайном и прекрасными цветами глаз радует!  На вашей улице есть один уголок, который с ранней весны и до поздней осени усыпан прекрасными разноцветными живыми цветами. Это дом №____, где живет очаровательная,  добрая женщина с благородным сердцем – Фәния апа Валеева.
  2. 2. Фәния апа белән Рафаэль абый үзләре кебек үк тырыш, намуслы эшчән 3 ул үстерделәр. Рөстәм – Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә эшли, ә Рушан машина йөртә, Әнәс хәрби хезмәттә.  Фәния апа Вәлиевага шулай ук үзәк китапханәнең Рәхмәт хаты тапшырыла.

 

Выручается благодарность

 

Музыкаль номер.  Чулпан Нурмухаметова песня. “Яшьлегем эзләре”

 

1.  Много на Вашей улице добрых людей. С отзывчивым сердцем и благородными поступками. Милосердие спасает мир от черствости, безразличия к чужой боли. Но находятся такие люди, которые частицей своей души делятся и с другими.

 

2.  Тормыш сынаулары каршында ялгыз калган балаларны үз гаиләләренә сыендыручы олы йөрәкле кешеләр: Акбашев Шамил һәм Раушания, Акбашева Флүрә, Әхмәтшина Гөлсинур. Рәхмәт Сезгә. Без Сезнең алда баш иябез. Июнь аенда

 

Шамил һәм Раушания Акбашевларның гаилә коруларына 20 ел тула. Бу гаиләгә ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырабыз.

 

Выручается благодарность.

 

Песня Эдуард Мираев

 

Акбашева Флүрә Әхәт кызы урам комитетында да озак еллар нәтиҗәле эш күрсәтте. Бүгенге бәйрәмне оештыруда да ул бик ярдәм итте. Шулай ук урамыгызның күренекле аш-су остасы Фәридә ханым Шәриповага да зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәм аларның икесенә дә Үзәк китапханәнең Рәхмәт хатын тапшырабыз.

 

Вручается благодарность

  1. Люди разных професиий живут на ул. Толстого. Малинин Егор Иванович , работая хирургом-анестезиологом, спас жизни многих людей. Хамзия Хазиева  медсестра со многолетним стажем. Она отмечает свой 60-летний юбилей. Сердечно поздравляем Хамзию Хуззятовну и для вас звучит песня.

 

Чулпан Туган көн җыры (песня)

2.  Әлбәттә беренче очрашуда гына бөтен урам кешеләрен дә без бар яктан да бәяләп бетерә алмадык. Урамыгызда уңган тегүчеләр, чигүчеләр, бәйләүчеләр, пешекчеләр, бакчачылар һәм тагын бик күп һөнәр осталары бар диләр. Алдагы очрашуларда Сез тагын да активрак булырсыз, үзегезнең тәкъдимнәрегезне кертерсез дигән ышанычта калабыз.


Фердания шигыре.  (Стих про улицу)

Бүгенге бәйрәмне оештыру өчен бөтен тырышлыгын куеп, һәрбер өйгә кереп, урамдашлары белән киңәшләшеп йөргән. Үзәк китапханәдә 40 ел хезмәт куючы Сәлимгәрәева Фердания Мөнир кызына зур рәзмәтләребезне җиткерәбез һәм аңа рәхмәт хаты тапшырабыз.

Бүгенге бәйрәм сценарие авторы Байтимерова Рушания Вәли кзы. Аңа да зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Шулай ук барлык катнашучыларга, оешмаларга, җырчыларгы, алып  баручыларга, музыкантыбыз Эдуард Мираевка, Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Набиева Эльвира Замбировнага белдерәбез.

 

ФИНАЛ

  1. 1. Дорогие друзья! Наша торжественная часть праздника подошла к концу.  А праздник продолжается. Приглашаем всех угощаться кашой и сладким чаем. Спасибо всем нашим дорогим гостям, спасибо и вам, люди добрые, жители улицы Льва Николаевича Толстого!

 

Ведь одно над нами солнце светит,

Одно и небо, и земля одна.

Мы все твои, Толстого улицы, родные дети,

Одна огромная семья.

 

Бәйрәм дәвам итә.

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de