Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня62
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105626

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

«Җырлап ямьләнә тормыш»

 

Үзешчән композитор Мәсгүт Исхаковның иҗат кичәсе.

 

 

Кичәне Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары “Сихри иртә”  (М. Исхаков көе, Я. Кәрим сүз.) җыры белән башлап җибәрәләр.

 

Фоновая музыка кичә буе уйнап тора.

 

1 а.б. “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” – дип язды Тукай. Халыкны сөйсәң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багыласаң, үзең дә халык тарафыннан үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, халык мәхббәтен казанырсың дигән  сүз ул.

 

2 а.б. Үз туган ягында гына түгел, ә Татарстанның башка төбәкләрендә дә дусларының мәхәббәтен яулаган, гомерне, халыкны, халыкның дөньясын сөеп яшәүче, атаклы спортсмен, үзешчән композитор, күп санлы шигырьләр авторы, күп төрле мактау кәгазьләренә ия булган Мәсгүт Габделнур улы Исхаковның Яңа Чишмә районында яшәп иҗат итүче Ярулла Кәрим шигырьләренә язган “Җырлап ямьләнә  тормыш” исемле җырлар китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык.

 

 

1 а.б. Хәерле көн! Хөрмәтле милләттәшләр, кунаклар, әгерҗелеләр. Мәсгүт ага белән Ярулла Кәрим иҗат иткән әлеге китапның беренче бите кичәбезне башлап җибәргән “Сихри иртә” җыры белән ачыла.

 

2 а.б. Җыентыкка барлыгы 36 җыр кертелгән. Бүген без Мәсгүт абыйның җырларын җырлыйбыз, аны олылыйбыз, хөрмәтлибез, икән, димәк ул моңа лаек. Димәк ул үзенең моңлы йөрәге аша кешеләр күңеленә юл сала белгән.

 

1 а.б. Хөрмәтле Мәсгүт Габделнурович! Сезне чын күңелдән иҗат җимешегезнең дөнья күрүе белән котлыйбыз. Иҗат чишмәгез саекмыйча, күңелегездәге моңнар ташып, тулып торсын, сәламәт булыгыз.

 

2 а.б. Ә хәзер без сезне сәхнәбез түренә чакырыбыз. Рәхим итегез, Мәсгүт ага.

 

Музыка астында сәхнәгә менә, кечкенә өстәл артына утыра, аңа чәчәкләр тапшырыла.

 

1 а.б. Бүген бездә кунакта сезнең иҗатыгызны зурлап килгән кунаклар бар:

Әгерҗе муниципаль районы                                            Гыйльметдинова Римма Ринат кызы

 

Әгерҗе муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мусин Фаиз Раиф улы

 

Әгерҗе шәһәренең 4 санлы урта мәктәбе директоры           Рәсимә Гыйльметдин кызы.

 

 

2 а.б. Шулай ук мәдәния хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар,дусларыгыз, туганнарыгыз катнаша.

 

1 а.б. Моңлы тавыш җырлап торыр күңелемдә,

 

 

Нурлар сибеп тормышымның һәр көнендә.

 

Мәсгүт ага  иҗат иткән җырларның шигырьләрен я

зган шагыйрь Ярулла Кәрим 1936 елда Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылында эшче гаиләсендә туган. Аның “Тормыш авазы,” “ Дөнья матур”, “Туган як таңнары” һәм менә тагын яңа китабы “Җырлап ямьләнә тормыш” исемле китаплары бар. Ярулла Кәримнең шагыйрьлек, язучылык таланты табигатьтән күчкәндер, чөнки ул яши торган авыл ямьле Шушма елгасы буена, матур табигать кочагына урнашкан.

 

2 а.б. Ярулла Кәримнең һәрбер шигыре күңелләрне иркәләп, җырлап тора. Аның иҗат җәүһәрләре бик күп композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Менә шушы җырлар торучы ошбу китапка безнең Мәсгүт абый берсеннән – берсе матур көйләр язган.

 

1 а.б. Ә хәзер әйдәгез, сәнгать  мәктәбенең Иж Бубый  вокаль ансамбле башкаруында  Ярулла Кәрим сүзләренә Мәсгүт исхаков иҗат иткән җырны тыңлап китик.

 

Сәнг. мәктәбе җырлый.


2 а.б. Мәсгүт Габделнур улы Исхаков 1936 елның 19 декабрендә 6 бала булып Әгерҗе шәһәрендә туа. Әтисе Бөек ватан сугышында һәлак була. Мәсгүт абый әтисен бик аз хәтерли. Әнисе Хөснифатыйма тумышы белән Иж Бубый авылыннан.

 

 

1а.б. 1954 елда татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1 елстадионда, аннан соң урман хуҗалаганда гади эшче булып эшли. 1955 елда Казан педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлагач егетне 3 елга Армия сафларына алалар. Кечкенәдән спортны яратып үскән, киң җилкәле, көчле бәдамле, югары белемле яшь  укытучы туган шәһәренә физкультура укытучысы булып эшкә кайта. 1962-1972 елларда 2 нче санлы шәһәр мәктәбендә, 1972-1998 елларда 4 санлы шәһәр мәктәбендә балаларда спортка карата мәхәббәт уята ул.  Аларның яраткан укытучысына әйләнә.

 

2 а.б. Лаеклы ялда булуына карамасатан, һәрвакыт хәрәкәттә булган, тынгысыз спортсмен бүген үзешчән композитор. Электән үк булып яшеренеп яткан күңелендәге көйләрен нотага салырга хыялланаган Мәсгүт аганың хыялын Салахиева Гөлчәчәчк Котдус кызы тормышка ашыра. Ул аның җырларын нотага төшерә. Мәсгүт абыйны да нота грмотасына өйрәтә. Хәзер Мәсгүт абый көйләрен үзе баянда уйнап, үзе нотага сала.

 

1 а.б. Чишмәләрең күңелемдә

Җырлап торыр тын гына.

Челтер-челтер сагыш көйләп

Агулары моң гына.

 

Җыр “Күз нурым”  Чулпан Нурмухаметова


2 а.б. туган илне ярату, туган авыл, туган җир, халкыбыз язмышы турында кайгырту, намуслы хезмәткә өндәү, мәхәббәт, кешелек дөньясын кабул иткән югары әхлакка чакыру – әнә шундый шигырьләрне сайлап ала да, матур-матур җырлар итә Мәсгүт ага. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган байтак кына җырлары “Әлмәт җырлый” исемле җырлар китабында урын алган.

 

1 а.б. Мәсгүт абый район башлыгы, мәдәният бүлеге җитәчесе тарафыннан бирелгән күп төрле мактау кәгазьләренә, грамоталарга, дипломнарга, рәхмәт хатларына  ия.

 

2 а.б. Шулай ук,Әлмәт советы, Әлмәт муниципаль башкарма комитеты, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт язучылар оешмасы 2005 елда Әлмәт шагыйрләренең шигырьләренә иҗат икән көйләре өчен Рафаил Төхватуллин исемендәге премия белән бүләкли.

 

1 а.б. 2002 елда Мәсгүт Габделнурович Мәскәүдә узган  “Филантроп” халыкара премиясе номинанты була. Аңа Россиянең аткаазанган артистларының, прфессорларның, академикларның 25 имзасы куелган  сертификат тапшырыла.

 

2 а.б. Мәсгүт абыйның бик күп шигырьләре Татарстанда нәшер ителүче газеталарда басылып тора. Күп кырлы талант иясе Мәсгүт аганың үзенә сүз бирик әле. Рәхим итегез.

 

Мәсгүт Исхаков сүз әйтә.


“Самоцветы” бию коллективы татар  биюе башкара.

 

1 а.б. Мәсгүт аганы котлау өчен сүзне Мәдәният бүлеге җитәкчесе Мусин Фаиз Раиф улына бирәбез.   (Римма Ринатовна килсә башта аңа сүз бирелә)

Рәхим итегез.

 

Котлыйлар

 

2 а.б. Тыңлый-тыңлый дәртле тормыш җырын.

Эшләп йөрим  иркен кырларда.

Эх, яратам шулчак сузып-сузып

Басу уртасында җырларга.

 

 

Җыр   “Дус кызга”  Ләйсән Тимуршина


1 а.б. Мәсгүт ага күп еллар эшләгән 4 санлы шәһәр мәктәбе аңа бик якын. Анда эшләгән елларын сагынып искә ала ул.  Котлау өчен сүзне мәктәп директоры Рәсимә Гыйльиетдиновнага бирәбез. Рәхим итегез.

 

Котлый.

 

2 а.б. Әтиемне якын күрәм,

Ул да мине ярата.

Әтием бик игътибарлы

Балаларга карата.

 

Чын кеше булырсың, кызым,

Яхшы укы, тырыш, -ди,-

Укып белем алсаң гына,

Матур була тормыш, -ди. дип яза Ярулла Кәрим. Мәсгүт абый бу шигырьгә көй язган. Бәлки ул аны кызы Лилиягә багышлагандыр. Сәхнәгә котлау өчен Мәсгүт аганың кызы Лилия Мәсгүтовнаны чакырабыз. Рәхим итегез.

 

Котлый.

Сәнг. мәктәбе җырлый. “Моң”

 

1 а.б. Җыр кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә. Кешенең барлык кичерешләрен, тойгыларын үзенә күчереп, сизгер күңелдә җыр туа. Әйе, туа. Дөньяга адәм баласы туган кебек, җир куенында орлык шытып чыккандай, җир астыннан чишмә бәреп чыккан төсле, күктә кинәт янган йолдыз сыман... Җыр шулай туа.

Җыр “Кил инде” Н. Набиуллин җырлый.

Котлый.

Инст. ансамбль Н. Набиуллинның вальсын уйный.

 

2 а.б. Мәсгүт абыйны котлау өчен сәхнәгә аның бертуган абыйсы Мансур Габделнуровичны чакырабыз.рәхим итегез.

 

Котлый.

Константин Нелюбин аккордионда уйный.

1 а.б. Мәсгүт ага “Тынгысыз йөрәкләр” клубының әгъзасы, даими катнашучысы. Ул шушы клуб белнә уза торган һәр бәйрәм кичәсендә олы кунак. Һәрвакыт сюрпризлар әзерләп, яңа җырлар язып килә ул.

Котлау өчен сүз әлеге клубның җитәкчесе Гөлсинә Муллакаевнага бирелә. Рәхим итегез.

 

Котлый.

“Мәрҗән” ансам. “Картаймыйк әле” җырын башкара.  Г. Шарифуллина сүз. М. Исхаков көе.

 

2 а.б. Хөрмәтле Мәсгүт Габделнурович!  Бүген сөйләгән сүзләр, матур теләкләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр барысы да сезнең өчен булды. Шәһәребез горурлыгы булып. Матур, иҗади хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт.

 

1 а.б. Җыр туа, җыр яши, җырлаучы булганда – җыр мәңге үлми. Мәсгүт абый, сезнең җырларыгыз да җырлансын, мәңге яшәсен.

Күп җырлар язарсыз әле,

Йөрәгең тынмас әле.

Бу кичә түәгесе түгел,

Соңгысы булмас әле.

 

2 а.б. Кичәбез шуның белән тәмам. Саубулыгыз.

 

Сау булыгыз

Аерылыр минутлар да килде.

Сизелми дә үтте бу кичләр.

Җырлаштык та, көлештәк тә бергә.

Уртак булды безнең уй-хисләр.

 

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

 

Рәхмәт сезгә алкышыгыз,

Җылы караш, уртак хис өчен.

Рәхмәт сезгә бергә-бергә үткән

Җырлы-моңлы шушы кич өчен.

 

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

 

Хушлашмыйк без, саубуллашыйк кына.

Очрашулар өмет итәбез.

“Очрашканга хәтле сау булыгыз,

Якын дуслар!” диеп китәбез.

 

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de