Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня78
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105642

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

“Иҗат күгендә Тугызбуй йолдызлыгы”

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, татар көйләре яңгырап тора.    Сәхнә түренә , “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!” -плакат эленгән, Ләбибнең, ...................? фото- рәсемнәре куелган.


Әкрен генә Туган тел көе яңгырый. (сәхнә артыннан ал.б. шигырь укый)


Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкынга ялманмаган ул, алтынга алданмаган! Менә шундый үлемсез тел бит ул, Ходай көдрәте белән иңдерелгән Газиз Ана теле!


И туган тел, и матур тел

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син Туган тел аркылы!!!

 

.

1 алып баручы: Хәерле кич, кадерле дуслар, мөхтәрәм авылдашлар,хөрмәтле кунаклар, укучылар, балалар! Бәйрәмнәр белән сезне! Бүгенге олуг бәйрәмебез – ИҖАТ бәйрәме белән!

 

ҖЫР (ӘССӘЛӘМ.)

 

Алып баручы:

Бүгенге бәйрәмебезне хөрмәтләп килгән кунаклар белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

 

 

Бәйрәмебез кунакларын сәламләү өчен сүзне авыл башлыгы Юсупов Ф. Ф.бирәбез.


1 алып баручы:

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле.

Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без татар теле сагында торучы әдәбияткә мәдхия җырлап, каләм көченә, сүз көдрәтенә баш ияргә, әдәбият күгенең якты йолдызларын барларга теләп: “Иҗат күгендә Тугызбуй йолдызлыгы” дип атадык.

 

 

ҖЫР  Туган як турында

 

Алып баручы: Әйе, туган якта гына бит ул! Офыклары алсу җепләр белән чигелгән, аксыл-зәңгәр болытлар белән каймалган, яшел бәрхет белән төрелгән туган ягымда бит ул... тәүге сүз – әнкәм сүзе зиһенемне иркәләп уяткан. Аннары берәм-берәм ачыла башлаган тел коелары...  саф сулы чишмә-коелардан, алан-болыннардан бөртекләп җыелган сүз-җимешләр...

 

Юа-кузгалаклардан- әчкелтем сүзләр, балтырган, шома көпшәләрдән-сусыл сүзләр, шайтан таякларыннан- чәнечкеле сүзләр, җиләк –бөрлегәннәрдә татлы сүзләр тәнгә, аң-зиһенгә шифа булып тарала.

 

Җанга талгын рәхәтлек иңә, колакка гөлләр пышылдавы ишетелә... Күңелдән сүз өзелә... тик гөлләр пышылдавын ишетү өчен дә күңел колагы булу кирәктер шул...   Ә андыйлар безнең төбәктә бик күп! Үзебезнең Көтмәс суларында коенып, яшел чирәмнәрендә тәгәрәп үскән, су агышыннан, сандугачлар тавышыннан моң алган Ләбиб  Айтуганов, Әлфирә Фәтхетдинова, Резедә Загретдинова, үзешчән композитор, җырчы, баянчы, шагыйрь Фәнис Арсланов, Фәнил Арсланов....

 

ҖЫР (нинди булса да)

 

Алып баручы:

 

Һәр шәхес, һәр каләм иясе, һәр язучы –үзе бер тарих! Ул үз максатына үз ысулы, үз стиле, үзенең иҗади осталыгы, акылы, яшәү тәҗрибәсе белән ирешә.

Композитор, шагыйрь, артист –кем дисез?

Тыйнак, эшчән, өлгер, җитез – кем дисез?

Әллә инде шуны белмисез

Ул бит – Ләбиб, ул бит- безнең Айтуган!

Бу юлларны Ләбибнең иң якын дуслары язып калдырган.

Күп кырлы талант иясе Нарат авылында туып –үскән, буй җиткергән, бик кызыксынучан малай, белемгә омтылышлы егет булып үсеп җиткән. Хәер, безнең горурлыгыбыз булган Ләбиб абый хакында аның апасы Әрибә апа күбрәк сөйләр.

 

ӘРИБӘ апа сөйли

 

Алып баручы: әйе, Ләбиб Айтуганов ярты гасыр вакыт үтсә дә халык күңелендә, аны җырлары үлемсез итте. Ул беркайчан да онтылмаячак! Истә һаман да истә булачак!

 

ҖЫР   (Ләбиб Айтугановныкы) “Истә, һаман да истә”

 

Алып баручы:

Чаң сугалар кайберәүләр

“Дөнья бетә, шигырь бетә!”

Минем җаным киресенчә

Көн дә матур шигырь көтә.

Саф чык суы эчкән кебек

Шигырь укыйм дога итеп

Әй, шигърият, мәңге яшә

 

Кешелекне дәвам итеп... Бу юлларны авылыбызның җиләкле аланнары, карлыганлы әрәмәләре, челтерәп аккан чишмәләре җанына ләззәт биреп, чиста рухлы, шигъри җанлы итеп үстергән Әлфирә Фәтхетдинова язган.

 

(Әлфирә турында кем сөйли ала? Җыры булса – җыр!)

 

Алып баручы:

Күңелем боега кайчак

Үтәр кебек балачак

әҗәл килсә дә берзаман

Шигырьләрем калачак!

 

Язмыш борылмаларын, упкыннарны алдан сизенгән гөнаһсыз сабый күңеле иҗат иткән юллар бу! Үзебезнең  иң яшь шагыйрәбез, иң якты йолдызыбыз, мәңге сулмас ачылыр-ачылмас гөлебез – Резедә Загретдинованың иҗатка, тормышка үзенчәлекле карашы!

 

Сүзне ??....................................................... бирәбез.

 

ҖЫР   Резедәнеке булса.

 

Алып баручы:

 

Шигърият дилбегәсе,  Ләбиб абыйның  өзелеп калган моңы бүген авылыбызда җырчы, баянчы, үзешчән композитор, шагыйр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов кулында. Хәзер сүзне аңа бирәбез.

 

Шигырен укый. ҖЫРлый.

 

Алып баручы:

 

Безнең төбәк –Тугыз буй ягы аллы-гөлле болынны хәтерләтә. Бу шигъри аланда хуш исле чәчәкләр, гөлләр, мәтрүшкәләр... Алар шундый күп һәм төрлеләр! Һәрберсе үзенчә матур!

Мин хәзер сәхнәгә Күрше Кадыбаш авылы кунакларын-иҗат уты белән янучы, тынгысыз  җанлы, мәрхәмәт һәм шәфкать тулы йөрәкле Фаягөл Әхметшина, Рәзилә Ясәвиеваларны чакырам.

 

Сөйлиләр. Шигыр укыйлар.

 

Алып баручы:

Бүген бездә кунакта Күңел чишмәләре әдәби берләшмәсе әгъзалары. Аларга бирәбез сүзне. Сөйлиләр. Шигыр укыйлар. ҖЫР (Чулпан)

 

Алып баручы:

Көмеш каләм фестиваленә нигез салган, йөзләгән балалар күңелендә татар теленә, әдәбият-сәнгаткә мәхәббәт уяткан, сабыр, искиткеч итагәтле, зыялы мөгәллимә Гәүхәрия Шәймәрданованы чакырабыз.

 

Сөйли...

 

Алып  баручы:

Әлфирә Ямалиева исеме күпләргә таныш. Ул бит безнеке! Көтмәснең сандугачлы таңнары бу кыз баланы да моңлы иткән! Аның шигырләре әледән-әле газета битләрендә дөнья күрә, бик матур кичәләр уздыручы буларак та беләбез без аны. әйдәгез, алкышлар белән Әлфирәбезне каршы алыйк!

 

Шигырен укый.  ҖЫР лый! булса?

 

Алып баручы:

Исәнбай – Тугызбуйга капкадыр ул! Ямьле Тугызбуй якларына юллар нәкъ шуннан башлана! Иҗат күгебездә балкучы йолдызлар арасында мәгърифәтле Исәнбайда туып-үскәннәре байтак.    Татарстан язучылар берлеге Әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гөлзада Әхтәмова Исәнбайда туып үскән,Алабугада яши, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, Риза Шәфи исемендәге премия лауреаты, 4 китап авторы Әлфирә Низамова бүген бездә кунакта, аны һәм каләмдәшләрен сәхнәгә чакырабыз.

 

Сөйлиләр, шигыр укыйлар,

 

ҖЫР  ??????? Зөлфия, Рамил...

 

Алып баручы:

Авыл җирендә яшәп, көндәлек бетмәс мәшәкатләрдән соң, кулларына каләм алып, үз уй-хыялларын, уй-фикерләрен, йөрәк хисләрен ак кагәз битләренә төшерүче, шигъри җанлы барлык  каләмдәшләребезгә рәхмәт әйтеп алкышлыйк әле!

 

.Алкышлар

 

1 ал.б. И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...

Әгәр син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне-

Халык исән калган син барга.

Бу дөньяга  күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.

Милләтне милләт буларак туган тел сакласа, зыялы иҗат әһелләре, тынгысыз каләм ияләре, моңлы җаннар халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-җырларын, әйтемнәрен, табышмакларын барлап, язып киләсе буынга калдыра. Димәк, каләм үзе дә, иҗат уты янган йөрәкләр дә ТЕЛ сагында! Кичәбез тәмамланып килә. Без һәрберегезгә исәнлек-саулык, илһам тулы төннәр, шатлык тулы көннәр, озын гомер, тән һәм җан саулыгы теләп саубуллашабыз.

 

Туган тел көе яңгырый башлый, көй астында шигыр укыла:

Онытмагыз бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә -

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

 

 

ҖЫР     “ТУГАН ТЕЛ”

 

(зал кушыла)

 

1 ал.б. Минем өчен шушы телдә кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка

Минем өчен шушы телдә кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли...

минем өчен шушы телдә Идел ага, иген үсә, илем ныгый..

Минем өчен шушы телдә тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме!!!

Сезгә дә нәкъ шуны теләп, саубуллашабыз

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de