Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня38
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105602

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Әлфирә Низамованың “Сүз коела күңел тәлгәшемнән”

“Көзге күкрәү” исемле китап презентциясенең сценарие.


Моңлы көй уйнап тора


Схнәнең сул ягында экранда слайд күрсәтелеп торыла


Сәхнә артыннан Чулпан: Күрче бу көзне быел. Җәен яшьнәмәгән яшеннәре, күкрәмәгән күкләре белән килде ул. Көзге күкрәү белән бергә туктамыйча яуган яңгырларның шифалы суы шушылай кызарттымы икән бу миләш һәм балан тәлгәшләрен? Иртәнге көзге кырауга бирешәмени алар? Юк, әлбәттә, алар киресенчә баллана гына.

 

Әйе, миләш, балан тәлгәшләре көзнең утлы учагы булып, җаннарга җылы, күңелгә моң булып сарыла... Моң  - балан һәм  миләш тәлгәшләрендә көзге кояшның соңгы нурларына коена да, күңел төплегенә төшеп, җанга тама башлый: тып-тып... , тып-тып...

 

Җанга каяндыр мон тама

Тып та тып, тып та тып...

Киметеп тә булмый аны

Булмый туктатып...

Җанга каяндыр моң тама,

Сискәндереп, сагайтып...

Хисләр үз юлын таба

Тып та тып, тып та тып...

Күңелгә каяндыр моң тама...

Әйтерсең, күктәге яшеннән

Җаннарны айкый да... аннары,

Сүз коела күңел тәлгәшемнән...

Сүз коела, моң түгелә.  Балан һәм миләш тәлгәшләренә ияреп, кояш исен тоеп, язмыш канатында  күңел тәлгәшеннән шигъри сүзләр  коела.    Татар кызы, татар хатын-кызы – син үз милләтең, халкың өчен яшәп иҗат итүче олы шәхес бүген.

 

Нияз Тукманов җыр “Татар кызына” + бию


А.б. Хәерле кич хөрмәтле тамашачылар, кадерле кунаклар, әдәбият, шигьрият,  җыр-моң сөюче милләттәшләребез!

 

А.б. Бүген без зур бәйрәмгә –   кабатланмас шигъри моңы белән күңелләрне иркәләүче, илаһи тавышы белән җаннарны уятучы, милләт дип өзгәләнеп яшәүче, татар теле, туган телебезне матур шигырьләре аша безгә җиткерүче Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, “Язмышым канатында”, “Кояш исе”, “Һәр бәйрәмнең үз гаме” исемле китаплар авторы, Риза Шәфи исемндәге премия лауреаты, мәдәнияттәге казанышлары өчен күкрәк билгесе ичсе ИРизаР   ррРӘлфирә Низамованың тагын бер, яңа гына табадан төшкән “Көзге күкрәү” исемле китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык.

 

А.б.   Бүгенге кичәдә катнашалар:


Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Фәнил Фаиз улы.

 

Әгерҗе муниципаль  районы  башкарма комитеты __________________________________________________________________

 

Алабуга шәһәренән Исәнбайда туып-үскән, язучы, Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты  Гөлзада Әхтәмова, композитор, автор башкаручы Владимир Мироваев һәм аның тормыш иптәше

 

Воткинск шәһәреннән  шагыйрә, Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакова

 

Удмуртиянең баш каласы Ижау шәһәреннән: Яңарыш  газетасы редакциясе хезмәткәрләре язучылар Ринат Батталов, Яңарыш газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова

 

Озак еллар мәдәният өлкәсендә бергә эшләгән, мәдәният бүлеген җитәкләгән Фаиз Мусин

 

Әгерҗе хәбәрләре редакциясе хезмәткәрләре

 

Район үзәк китапханәсе директоры Гөлнара Тимербаева һәм хезмәткәрләр

 

Районыбызның Күңел чишмәләре әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары

 

Сыйныфташлары

 

Балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары    катнаша.

 

А.б. Хөрмәтле тамашачылар! Әйдәгез, көчле алкышлар белән бүгенге кичәнең  сәбәпчесе Әлфирә Низамованың сәхнә түреннән урын алуын сорыйк.  Рәхим итегез!     (Кечкенә өстәл артына кәнәфигә утыра.)

 

А.б. Әлфирә апа! Сезне чын күңелебездзә бүгенге икеләтә бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез быел олуг юбилеегызны билгеләп үттегез, шуңа зур бүләк булып яңа китапларыгыз дөнья күрде.  Сезгә сәламәтлек, озын гомер, яңа иҗат рухы, моң чишмәсенең тулып торуын телибез.

 

Исәнбайга килер булсаң,

Килер юлларың такыр.

Исәнбаем – йөрәк маем,

Кунакларны гел чакыр.

 

Кунакларны сәламләү  һәм бүгенге бәйрәмнең хуҗабикәсен котлау өчен сүзне шушы җирлекнең башлыгы Сираев Фәнил Фаиз улына бирәбез. Рәхим итегез.


Котлый.

 

А.б. Кешенең шәхес буларак өлгереп җитүендә бик тә әhәмиятле урын тоткан илаhи бер тармак -  «моң» дип аталган  гаҗәеп бер кешелек сыйфаты да бар.  Мон - белем кебек үк, кешенең рухи байлыгы. Аның да иң нечкә хисле, иң бай өлеше. Моң - көйнең эчке сыйфаты, аның эчке байлыгы, җаны ул.

 

К. Н.________


А.б. Мин Әгерҗе районының иң гүзәл төбәге – Исәнбайда, 1953елның  ямьле җәй аенда Абзал һәм Гөлчирә Мөлековлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Туган ягымның җиләкле аланнарын, гөлле – чәчәкле болыннарын, дулкынланып торган гәрәбәдәй басу – кырларын иңләп – буйлап үскән, салкын чишмә суының шифасын, яшел чирәмле инеш буйларында каз бәпкәләре саклауның рәхәтен тоеп, авылга гына хас, үзгә тәмле икмәк ашап буй җиткергән... һәм шунда гомер итүче иң бәхетле кешедер, мин, мөгаен.

 

А.б. Әйе, мин бик бәхетле үстем. Әткәй – әнкәй канаты астында үсүнең өстенлекләре бәхәссез. Әткәем мине ( бер бөртек кызын, калганнары- малайлар) аеруча яратты, тәрбияне дә мин, нәкъ, әткәйдән алганмындыр. Бригадир булып эшләүче әтиемнең, кабык төпле ат арбасында, чабып кына салынган яшел печән исләренә исереп йөргәндә, безгә басу юлындагы күктәтәйләр, ромашкалар сәлам биреп калганда,тулып ташкан бодай, арыш башаклары дуга, тәртәләргә тиеп, салмак кына атлаучы атны иркәләп, безнең тез башларын кытыклаганда... һәм ниһаять, җырга – моңга хирыс әтием, келтерәп барган арба көенә, моңлы җыр сузганда, күңелемә иҗатымның тәүге орлыклары салынгандыр, нәкъ, шул мизгелләрдә туган ягым үзенә әсир иткәндер мине... дип яза Әлфирә апа.

 

А.б. “Җәй көнендә туганмын мин

Аллы-гөлле дөньяга

Ходай миңа гомер биргән

Яшәсен дип бу бала!  (яшел китап 76 бит)

 

К.н. _________________________________________


А.б. Һөнәре буенча  Әлфирә ханым – авыл хуҗалыгы продукциясен  эшкәртүче. Бөгелмә техникумын тәмамлап кайтканнан соң, 11 ел авылда сепаратор пункта җитәкче булып эшли.

 

А.б. Беренче шигырем укыган вакытта ук туса да, шул елларда ук Әдәби берләшмәбезнең җитәкчесе, бик көчле әдәбият белгече Гаскәр абый Баширов шигъри җаныма канатлар куйса да...Туган авылымда мәдәният йортын җитәкләгән утыз елга якын гомерем, иҗатыма зур этәргеч булды. Яшьләр белән эшләү, халыкка хезмәт итү иҗади эзләнүләр, яңа ачышлар, табышлар алып килде. Нәкъ шул елларда ике китабым “Язмышлар канатында”, “Кояш исе” дөнья күрде. Эшләгән елларымның истәлеге итеп, сценарийлардан торган “Һәр бәйрәмнең үз гаме” исемле тупланма чыгару бәхетенә дә ирештем, Ходайга шөкер!  - ди Әлфирә ханым. Ә бүген безнең кулларда аның яңа китабы. “Көзге күкрәү”.  Мәхәббәт, туган як хисе, борчу мәшәкатьләр белән бергә, шатлыклы вакыйгаларга да бай булган әлеге җыенты  һәр укучы күңелендә  урын алыр, тормыш сорауларына төгәл җавап табар дип уйлыйбыз.

 

А.б. Авыр һәм үзәк өзгеч хәсрәтләрне күп күрә Әлфирә ханым. Аның биографиясен укыгач,

 

Бирде дөья кирәкне,

Еламаска өйрәтте.

Кайсыгызның кулы җылы,

Бәйлисе бар йөрәкне . -  дигән Хәсән Туфанның шигъри юллары искә төшә.

 

А.б. Әтисе–Абзал абый 52 яшендә вафат була,  абыйсы Альберт (бик шигри җанлы була, 37 яшендә фаҗигале төстә вафат, энекәше Наил ( бик матур җырлый торган була, 39 яшендә мәңгелеккә китеп бара), энекәше Рәшит ( 29 яшендә вафат була) Әнисе –Гөлчирә апа  ирен, 3 баласын мәңгелеккә озатып, 78 яшендә вафат була. Бу вакытта күңелдән   шигырь булып  моң түгел, ә яшь тама.

 

Гөлсәрия Ханнанова (авылдаш апа) шигыремне укый «Баласын җуйса ана”

 

А.б. Сүрелмә дә, сүнә күрмә берүк,

Гомер кояшым, син ашыкма.

Языласы әле, язылмаган,

Куелмаган әле соңгы нокта

Ир бирмәк, җан бирмәк бит ул,

Җан бирергә ашыкмыйм!

Үзеңә дә, сүзеңә дә,

Тормышка да гашыйк мин!

 

Тормыш иптәше Фирдинанд әфәнде -шигырьләренә иң беренче бәя бирүче. Тормышынды олы терәк. Олы кызлары  Ләйлә, уллары Ленар, килене Светлана, кече кызлары Гүзәл кияүләре Айнур Әгерҗедә яшиләр. Әлфирә апа белән Фердинанд абый 5 оныкка: Айнур, Айгөл,  Эльза, Камила, Сөлайманга  әби-бабай. Эльза, Айгөл Яңарыш газетасына иҗат җимешләрен җибәреп торалар. Татар телендә матур итеп сөйләшәләр. Дәү әниләре язган шигырьләрне яттан сөйлиләр.

 

Тормыш иптәшен,  әниләрен, дәү әниләрен котлау өчен сүз Фирдинант абыйга, балаларга, оныкларга, кода-кодагыйларга  бирелә.


Котлыйлар


Әлфирә апа бәлки үзе  укыр. Шигырь: “Онык туды бишенчесе!» (Яңа китап 60 бит)


Туганнарга сүз


К.н._________________________________________________


А.б. Иҗатына һәрдаим игътибар итеп, күңелен үсендереп торган Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Россиянең Журналистлар, Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты Ринат Батталовка, Закуан абый Нуретдинга, “Яңарыш” һәм “Әгерҗе хәбәрләре” газеталарына чиксез рәхмәтләрен белдерә ул.

 

А.б. Алабуга шәһәренән килгән кунагыбыз, Исәнбайда туып-үскән, язучы, Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада Әхтәмовага, Владимир Мироваевка  һәм тормыш иптәшенә бирәбез. Рәхим итегез.


Котлыйлар, җырлыйлар


Бию “Ләйсән” ансамбле

 

К.н. Зөлфия Муллина “Мин синеке түгел” сүз.

Ә. Низамова, Чулпан Зиннатуллина көе.


А.б. Котлау өчен сүзне Яңарыш газетасыннан килгән кунакларга бирәбез. Рәхим итегез


А.б. Воткинск шәһәреннән  шагыйрә, Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхаковага бирәбез. Рәхим итегез.


Җыр. Гөлфия Исхакова “Яп тәрәзәң” сүз Ә. Низамова, Чулпан Зиннатуллина көе


А.б. Туган ягым җимеше син,

Өлгергән дә, татлы да!

Үткән юлың сокланырлык,

Гыйбрәтле дә, хаклы да... дип яза Әлфирә апа “Күңелгә иң якыны” дигән  шигырендә Әгерҗе хәбәрләре газетасы турында

 

Котлау өчен сүзне “Әгерҗе хәбәрләре” газетасыннан килгән кунакларга бирәбез. Рәхим итегез.


К.нбию “Ләйсән” ансамбле


А.б. Бүгенге көндә иҗатына илһам биреп, радио – телевединиедә, сәхнәләрдә, Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи, Чулпан Зиннатуллина,  Владимир Мироваев, Ландыш Баһави, Диләрә Шарипова, Язгөлем, Фәнис Арсланов башкаруында җырлары яңгырый Әлфирә Низамованың.  Әйе, аның шигырьләре җыр кебек җырлап, җиңел укыла.

 

А.б. Татар моңы - аның өчен яшәү,

Иҗат аның җырлы язмышы.

Баян телләренә баса-баса

Матурлый ул күпләр тормышын.

Укымышлы композитор түгел,

Үзешчән ул, көйләр язучы.

Җыр-моң юлын ноталарда түгел,

Күңел кылларыннан табучы.

Әлфирә Низамованың иҗатташ дусты, комрозитор, “Тугызбуй” иҗат төркеме җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арслановны сәхнәбез түренә чакырабыз.

 

Котлый , җырлый


А.б. Мәдәният йортларының

Утлары балкып торсын!

Тәрәз өлгесен чыңлатып,

Җырлары агып торсын.

Әйе, мәдәниятле халык, җырлы, хисле халык ул.  Шигырьләре җыр булып җырлынса, китаплары  китапханә киштәләрен баетып тора.

 

Котлау өчен сүзне Әгерҗе үзәк китапханәләр системасы директоры Тимербаева Гөлнара Илварт кызына бирәбез. Рәхим итегез.


Котлый.


А.б. Инде менә ничә еллар  үзәк китапханә каршында “Күңел чишмәләре әдәби-иҗат берләшмәсе” эшләп килә. Елдан-ел яңа китаплары белән сөендереп торучы авторларыбыз бүген Әлфирә ханымның  да шатлыгын уртаклашырга килделәр. Һәр яңа китапны тәкъдим итү кичәләре дә матур традициягә әйләнеп бара. Автор белән  китап укучыны якыннан таныштыра.

Сәхнәбез  түренә әдәби берләшмә җитәкчесе шагыйрә Наилә Харисованы,  берләшмәбезнең остазы, иң өлкән аксакал язучысы, ТР язучылар берлеге әгъзасы Габдулла Галиевны   һәм берләшмә әгзаларын чакырабыз. Рәхим итегез.

 

Котлыйлар.  Шушында ук Рәзилә Хәмидуллина котлый,  2 җыр җырлый

К.н.  Җыр “Күңел чишмәләре”   Чулпан

 

А.б. Киләчәктә әле тагын яңа китаплары булачак Әлфирә ханымның. “Әҗер” исемле китабымны әзерләү, тигез матур гаиләмнең бөтенлеген саклау, балаларым, оныкларым өчен кирәк һәм терәк булу – бүгенге яшәвемнең мәгънәсе. Максатларга барып җитү өчен Ходай гомерләр һәм сәләмәтлек кенә бирсен! – дип тели ул.

 

А.б.    Хөрмәтле тамашачылар, әйдәгез әле, Әлфирә ханымның үзенә сүз бирик.   Рәхим итегез.


Әлфирә апа сөйли.


А.б. Язучыга нәрсә кирәк?-

Кәгазь, каләм, урындык.

Тагын өстәл булса яхшы –

Кәгазь куеп язырлык!

Язучыга нәрсә кирәк?-

Тынычлык һәм ялгызлык.

Шәп әсәрләр иҗат итсен

Тарихларда калырлык!

Язучыга нәрсә кирәк?-

Уй-фикер, зиһен,  акыл.

Олуг шәхес иҗатының

Һәр сүзе торыр алтын!

Язучыга нәрсә кирәк?-

Илһам биреп торучы.

Иҗат җимешләрен барлап

Күңел биреп укучы!

 

А.б. Хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар, Әлфирә Низамованың иҗатын олылап, яратып килгән тамашачылар! Көтеп алынган бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты. Бүгенге җыр, шигырь  бәйрәме барыгызның күңелләренә дә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.  Ә бүгенге кичәнең хуҗабикәсе Әлфирә Абзал кызы Низамовага без бары иҗат һәм гаилә уңышлары, балалар изгелеге телибез. Шигырьләрегез, туып, китапларыгыз басылып торсын!

 

А.б. Күңелләрегез сафланып, җаннарыгыз бераз гына ял итеп алган булса да, без бик шат булырбыз. Милли моңнарыбыз мәңге яшәсен. Шигырьдән, җырдан аерылмагыз! Исән-сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр хушыгыз!

 

Фәнис Арсланов җыр.


Тәмам.

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de