Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня77
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105641

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Наил Нәбиуллин кичәсе

Наил Нәбиуллинның

"Тормыш дәрьясы" исемле китабын

тәкъдим итү кичәсе.

Фоновая музыка кичә буе уйнап тора.

1 а.б. “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” – дип язды Тукай. Халыкны сөйсәң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, халык мәхббәтен казанырсың дигән  сүз ул.

 

2 а.б. Бөтен гомерен сәнгатькә, мәдәнияткә, иҗатка багышлап, тормышны, халыкны, халыкның дөньясын сөеп яшәүче  шагыйрь, үзешчән композитор, күп санлы  хикәяләр һәм пьесалар авторы, һәрвакыт иҗат дәрте белән янучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Хәбибулла улы Нәбиуллинның яңа гына табадан төшкән "Тормыш дәрьясы " исемле китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык.

1 а.б. Хәерле көн! Хөрмәтле милләттәшләр, кунаклар, әгерҗелеләр. Бүгенге матур иҗат бәйрәме белән сезне дә котлыйбыз. Чөнки бүген монда матур әдәбиятны, сәнгатьне, мәдәниятне яратучы тамашачы җыелган.

 

2 а.б. Әлеге җыентыкка  Наил Нәбиуллинның шгырьләре, поэмалары, җырлары, хикәяләре, пьесалары тупланган.  Озак еллар инде туган якларыннан читтә яшәсә дә, авторның күңелендә ата-ана нигезенә, туган авылына, якташларына, иң кадерле кешеләренә мәхәббәте гомер узган саен тагын да арта бара һәм бу хисләр  иҗат җимешләре аша укучы йөрәгендә урын табар дип ышынып кала.  Аның әсәрләрендә бүгенге халыкның  көнкүреше, тормышы, аларны борчыган проблемалар, актуаль мәсьәләр, әхлак, тәрбия нигезе киң чагылыш таба.

 

1 а.б. Хөрмәтле Наил ага! Сезне чын күңелдән әлеге җыентыгыгызның дөнья күрүе белән котлыйбыз. Иҗат чишмәгез саекмыйча, күңелегездәге моңнар ташып, тулып торсын, сәламәт булыгыз,

2 а.б. Ә хәзер без сезне сәхнәбез түренә чакырыбыз. Рәхим итегез.

Музыка астында сәхнәгә менә, кечкенә өстәл артына утыра, аңа чәчәкләр тапшырыла.

Ф. Арсланов  "Сәламләү"   җыры

1 а.б. Бүген бездә кунакта сезнең иҗатыгызны зурлап килгән кунаклар бар:

 

-Әгерҗе муниципаль районы  башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Гыйльметдинова Римма Ринат кызы

 

-Әгерҗе муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Шакирова Гөлчәчәк Котдус кызы

 

- 1998 елдан бирле актив эшләп килүче, иҗат дәрте белән янучы "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе әгъзалары

 

 

- Ижау каласыннан килгән кунак Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз, шагыйрь Ринат абый Батталов.

 

 

2 а.б. Шулай ук Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, район китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар,  туганнарыгыз, дусларыгыз  катнаша.

1 а.б. Нәбиуллин Наил Хәбибулла улы 1939 елда Татарстанның элекке Биләр (хәзерге Алексеевск) районы Зур Тигәнәле авылында  туып үсә.Башлангыч белемне туган авылында ала. Хәрби хезмәттән кайткач, Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. 1964 елда яшь белгечне Әгерҗегә эшкә җибәрәләр. Хезмәт юлын  мәдәният йортында башлап җибәрә.  Тормыш иптәшен Зилә ханымны да нәкъ менә монда табып, безнең төбәктә төпләнеп кала.

 

2 а.б. Наил абыйның шигырьләре, җырлары да монда туалар. Туган ягыннан читтә яшәсә дә,  язган  шигырьләре,   җырлары күбесе туган ягы , туган авылы  турында. Күп кенә хикәяләренең сюжетларын да туган төбәгеннән алган. Авылының, якташларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге шул хикәяләрдә  матур чагыла.

 

1 а.б. Китапка килгәндә, шуны әйтәсе килә: китап бик матур эшләнгән,  гаилә альбомыннан фотолар, иҗатташ дуслары, туганнары, аларга багышлап язылган шигырьләр, җырлар һәм җырларның да ноталары белән бирелүе һәркемне җәлеп итеп тора.  Наил ага китапка хыялый исем дә эзләмәгән. Ә конкрет тормыштан алынган исем тапкан "Тормыш дәрьясы"

2 а.б. Тормыш - ул яшәештә булган төрле хәлләр һәм вакыйгалар: шатлыгы - кайгысы, яхшысы-яманы, үткәне һәм бүгенгесе белән иксез-чиксез дәрья кебек. китаптагы шигырь һәм хикәяләр, шулай ук башка жанрда язылган әсәрләр шуларны чагылдыралар.   Шигырьләре төрле темаларга  бүленеп язылганнар. Мәсәлән: "Туган як моңнары", "Мин яшьлекне җырлыйм", "Гомер юлы" һ.б.  Без ул бүлекләргә тукталырбыз һәм шигырьләрне укып китәрбез.

Шигырь укыла  "Яшәүгә мәдхия"

1 а.б. Бу  дөньядан һичкем туймагандыр,

«Туйдым», дип имзасын куймагандыр.

Булса да «туйдым» дип әйтүче дөньядан,

Булыр ул яшәүнең тәмен тоймаган.

Яратам тормышны мин гашыйклардай,

Җырлыймын аңа дан, ашуглардай*.

Җирдәге матурлыкка бер карасам,

Яшәү өчен үземдә мин көч табам.

Карасам, якты кояшка сокланып,

Кичен батканына куям офтанып.

Хәйран булып карасам тулган айга,

Булмасмы, дим, калдырып аны таңда.

Күрсәм җирдә шатлыклы, бәхетлеләр,

Күңелем тула шунда шатлык белән.

Әгәр күрсәм бер гомер өзелгәнен,

Сизәм йөрәк җепләрем киселгәнен.

Гаделсезлек күрсәм яки золымны,

Юнәлтәмен аңа нәфрәт утымны.

Булсын иде дөньяда бәхетлеләр,

Тулсын иде күңелләр ак нур белән.

2 а.б. Әлеге китапта Наил аганың берсеннән-берсе матур, моңлы җырлары аерым урын алган. 2009 елда узган һәвәскәр композиторларның район фестивалендә  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин һәм Мәдәният бүлеге тарафыннан ул Диплом белән бүләкләнде.  Бүгенге кичәдә шул китапка кергән җырларны да тыңларбыз.

 

Ә хәзер Наил аганың үзенә сүз бирик әле. Рәхим итегез.

 

Наил Нәбиуллин "Авылым елгасы" шигырен укый һәм "Зур Тигәнәлем" җырын җырлый.

2 а.б. Әгерҗе турында  язылган шигырьләре,   җырлары да аерым урын алып тора. «Торган җирем», «Һәрвакыт күңелем түрендә», «Әүлия чишмәсе», «Кичкетаңым», «Иж буе кичләре», “Үткәннәрне искә төшерәм” һ.б. шундыйлардан.

 

1 а.б. "Ә шигырьләр,   җырлар язуга килгәндә, ул минем күптәнге хыялым иде. Эшләгән дәвердә иҗат белән шөгыльләнергә вакыт аз булганлыктан, лаеклы ялга чыккач мин яраткан шөгылемә керештем һәм хәзер дә дәвам итәм. Халык җырларын, уеннарын, фольклорын ярату мине олы яшьтәгеләр белән фольклор җыр-бию ансамбле оештырырга этәрде." - ди Наил ага.

 

2 а.б. Менә инде  5 елдан артык «Мәрҗән» җыр-бию ансамбле эшләп килде. Ә ансамбль репертуары турыдан-туры шигърияткә барып тоташа. Ансамбль башкарган җырларның шигъри юллары ул – халык җәүһәрләре, татар халкының күңел бизәге. Ансамбль халык җырлары белән беррәттән Наил абыйның җырларын да бик яратып башкаралар.

 

1 а.б. Районыбызның Балтач авылы болынында, табигать кочагында челтерәп аккан "Әүлия чишмәсе" турында Наил аганың бик матур җыры бар. "Мәрҗән" ансамбле  башкаруында әлеге җырны сезнең игътибарга  тәкъдим итәбез.

 

Җыр "Әүлия чишмәсе"  башкара "Мәрҗән" ансамбле.

2 а.б. Котлау өчен сүзне Әгерҗе муниципаль районы  башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Гыйльметдинова Римма Ринат кызына бирәбез. Рәхим итегез.

Котлый

1 а.б. Озак еллар мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Наил абыйның хезмәттәше  Мусин Фаиз Раиф улын сәхнәгә чакырабыз.

 

Котлый Мусин Ф.Р.

Котлый.

2 а.б. "Мин яшьлекне җырлыйм" бүлегенә мәхәббәт  турындагы шигырьләре тупланаган. Күп кенә шигырьләре тормыш иптәше Зилә ханымга багышлана.

Наил үзе укый.

“Гомер юлы”

 

Хәзер шул бүлектән "Сыерчык бураннары" шигырен тыңлап китик.

Чулпан: "Сыерчык бураннары"

Ап-ак карларга күмелгән

Авылым урамнары.

Хатирәләрне яңарта

Сыерчык бураннары.

 

Исеңдәме: бергә үттек

Кар яуган урам буйлап.

Ул көннәр һаман йөрәктә,

Яшим гел сине уйлап.

 

Буранлап ак карлар ява,

Күбәләкләрдәй уйнап.

Парлашып үтә алмадык

Гомер юллары буйлап.

 

Еракта калды, еракта

Яшьлегем хыяллары.

Күңел күгендә һаман да

Сыерчык бураннары.

К. н.  Фәнис Арсланов котлый "Иркәм тәрәзәләре"  җырлый.

2 а.б. Котлау өчен сүзне Әгерҗе муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Шакирова Гөлчәчәк Котдус кызына бирәбез.

Котлый

1 а.б. "Тормыш дәрьясы" китабы Наил абыйның беренче генә китабы түгел. Аның 1996 елда "Ядкәр" исемле китабы дөнья күрсә, 1998 елдан бирле эшләп килүче "Күңел чишмәләре"иҗат берләшмәсенең "Үз моңым бар җирдә", "Күңел чишмәләре", "Җырлыйбыз, илебез гөлбакча булганга",  туган ягы Алексеевск районында басылган"Шигъри тәлгәшләр" исемле җыентыкта шигырьләре урын алган.

2 а.б. Наил аганы котлау өчен  сүзне  шагыйрь Чыңгыз Мусин, язучы, драматург, Наил аганың китабына кереш сүзне язучы Габдулла Галиев, "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Харисова Наилә Ясавиевнаны   чакырабыз. Рәхим итегез.

 

Котлыйлар

Китабын бүләк итә.

 

2 а.б. Наил ага башка язучы һәм шагыйрьләрнең  шигырьләренә дә шактый җырлар язган. Г. Галиев сүзләренә язылган  "Кичкетаңым" җырын Раушания Ногманова башкара.

 

К. н.  Җырлый Раушания Ногманова "Кичкетаңым"

1 а.б. Наил абый җор телле, шаян кеше. Китапта кызыклы, мәзәк хәлләр турында кечкенә хикәяләре, шигырьләре бар. Шуларның берсе “Духтыр” хикәясен тыңлап китик.

Укый

2а.б. Авыл өйләрендә бүген инде бөтенләй кирәге калмаган төсле тоелса да, кайчандыр мичтә пешкән икмәк, күмәч, коймаклар һәр кешене сагындыра, ә бу хакта мескен мич нәрсә уйлый икән? Шуны тыңлап китик.

 

Шигырь "Мич зары" Укый  Рушания Байтимерова

 

2 а.б. Җыр кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә. Кешенең барлык кичерешләрен, тойгыларын үзенә күчереп, сизгер күңелдә җыр туа. Әйе, туа. Дөньяга адәм баласы туган кебек, җир куенында орлык шытып чыккандай, җир астыннан чишмә бәреп чыккан төсле, күктә кинәт янган йолдыз сыман... Җыр шулай туа.

1 а.б. Күңелдә матур бер шигырь туа. Синең шул илһамланып язган шигыреңне берәү укый. Бу шигырь аңа ошый. Эчке халәтне ниндидер бер моң сарып ала. Юк, ниндидер бер моң түгел, ә менә нәкъ шушы шигырьгә туры килә торган, нәкъ менә шушы шигырь өчен генә туган көй барлыкка килә. Матур җыр туа. Мондый күренешне уртак иҗат җимеше диләр.

 

2 а.б. Наил абыйның да шундый уртак иҗат җимешләре бар. Аның шигырьләренә көй язган  композиторлар Илгиз Закиров, Альберт Субаев, Фәнис Арсланов, Мәсгуть Исхаков, Рәвил Бадахшиннар белән тыгыз элемтәдә тора.

Мәскүт Исхаков котлый

1 а.б. Наил ага үзе дә үзешчән композитор буларак Нәкыйп Галимов, Газинур Морат, Ландыш Гомәрова, Наилә Харисова,  Ринат Батталов, Габдулла Галиев, Рушания Байтимерова шигырьләренә матур көйләр язган.

 

Ф. Арсланов җырлый.  "Иж  буеның айлы кичләре"  (Н. Набиуллин белән бергә)

 

1 а.б. Наил абыйның шигырьләрен иң беренче булып Зилә ханым укыса, икенче булып "Әгерҗе хәбәрләре" һәм "Яңарыш" редакцияләре укый торгандыр. Табадан төшкән шигырьләре белән газета укучыларыбыз һәрдаим танышып торалар. Моның өчен ул зур рәхмәтле. Әле күптән түгел генә газетада басылган "Капка төбе - юл башы" шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

"Капка төбе - юл башы"

Укый Наилә Харисова

2 а.б. Хәзер сүзне  "Әгерҗе хәбәрләре"   газетасы хезмәткәрләренә бирәбез. Рәхим итегез.

 

Котлыйлар.

1 а.б. Котлау өчен сүз Ижау каласыннан килгән кунак Татарстан язучылар берлеге әгъзасы якташыбыз, шагыйрь Ринат абый Батталовка бирелә Рәхим итегез.

Котлый.

К.н. Ринат Батталов шигыре Н. Набиуллин шигыре "Кама ягы гүзәле" Җырлый Н. Нәбиуллин.

1 а.б. Балалар өчен язган шигырьләрен автор "Балаларга күчтәнәч" дип атаган.  1 нче шәһәр гимназиясе укучылары  "Ай да йоклап ятамы?", "Витамин" шигырьләрен сезгә дә укып күрсәтерләр.

 

"Ай да йоклап ятамы?", "Витамин", “Батырлар” укыла.  (Мәктәп балалары)

2 а.б. Газинур Морат шигыре, Н. Нәбиуллин шигыре   "Туган тел". Җырлый районыбызның тамашачы яратып өлгергән яшь җырчысы  Динар  Шәймәрданов.

Д. Шәймәрданов "Туган тел" Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары белән бергә җырлый.

 

1 а.б. Без ничек кенә тыныч, хәсрәтсез яшәргә тырышсак та, күңел борчулары табылып тора.  Дөньяда булган гаделсезлек, яманлык, кеше гомерен өзүләр Наил абыйны битараф калдыра алмыйлар. Аның әхлак, тәрбия темасына язган шигырьләре арасында зур булмаган "Азифә" поэмасы бар.  Ә хәзер әйдәгез шул поэманы тыңлап китик.

Укучы "Азифә" поэмасын укый.   Алмазия Ганеева укый

Җыр "Күзләремнең төсе үзгәрмәде" башкара "Мәрҗән" ансамбле

"Дары исе" шигырь

Укый Әлфирә Низамова

Җыр Рәвил Бадахшин көе  Н. Нәбиуллин шигыре "Алар һаман сине көтәләр”

Җырлый Наил Тазиев

1  а. б. Туган як, туган авыл, туган җир.  Бу турыда бүген күп сөйләнде. Дистәгә якын язылган авыллар, туган як турында язылган җырларының кайберләрен инде тыңладыгыз. Ә хәзер әйдәгез Рушания Байтимерова шигыренә язылган Наил абыйның тагын бер җырын тыңлыйк. Башкара Наил Тазиев  "Туган җиремә".

 

Җырлый Наил Тазиев "Туган җиремә"

 

2 а.б. Буа районы Алших авылында туып үскән дусты Фаил Салихов өчен язган тагын бер бик матур "Алшихым - туган җирем" дигән җыры бар Наил абыйның. Башкара Чулпан Нурмөхәммәтова.

Чулпан Нурмөхәммәтова  "Алшихым - туган җирем"  җыры

2 а.б. Туган якның болынында йөрдем,

Тирәкләргә килеп сарылдым,

Чишмәләрдән салкын сулар эчтем,

Болын әременә кагылдым.

 

Әрем исе тулды тирә-якка,

Исердем мин аның исенә.

Сагынып кайтсаң газиз туган якка,

Татлы була әрем исе дә.

 

Йөрәгемә салып татлы хисләр,

Китеп бардым туган өемнән.

Яшәсәм мин шушы хисләр белән

Читтә яшим диеп үкенмәм.

 

Кайтырмын мин тагын, ерак юлның

Авырлыгын салып иңнәргә.

Бер уч әрем алдым үзем белән,

Сагынганда алып иснәргә.

 

1 а.б. Әйе, сагындыра шул туган яклар. Кайда гына яшәсәңдә, кайда гына торсаң да туган туфрак онытылмый. Инде менә ничә еллар  Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәнис Арсланов көе Наил Нәбиуллин сүзләренә язылган "Авылымны сагынам" җырын бик яратып башкара. Ә хәзер әйдәгез әле сүзне Фәниснең үзенә бирик.

Җыр "Авылымны сагынам".

2 а. б. Наил абый киң кырлы шәхес. Ул шагыйрь, прозаик, җырчы,  режиссер, композитор, баянист, оста оештыручы һәм шуның өстенә драматург та әле.

 

1 а.б. Китапка аның "Ай кызы", әкият-пьесасы, "Мирсәет болыны" драмасы һәм балалар өчен язылган "Тапкыр Ришат" исемле сәхнә әсәрләре, шактый  гына зур күләмле "Айбулат белән Рәйхана" исемле тарихи поэтик легендасы,   кергән.

 

2 а.б. Бу легендадагы вакыйгаларБорынгы Болгар чорына карый. Хөрмәтле тамашачылар хәзер әйдәгез   "Айбулат белән Рәйхана" поэтик легендасыннан өзек карап китик.

(Кыскача эчтәлеге.) Чулпан укый.

Өзек "Айбулат белән Рәйхана"

Катнашалар:  Н. Нәбиуллин, А. Ганеева, Д. Шәймәрданов

1 а.б. 2003 елда  "Ай кызы" әкият-пьесасын  шәһәрнең 1 нче номерлы татар мәктәбенең 9, 10 сыйныф укучылары белән сәхнәгә куялар. Пьесаныж кыскача эчтәлеге болай.

Элек заманда Зөһрә исемле ятим бер кыз яшәгән, ди. Үги анасы аны бертуктаусыз эшләргә, хәтта төнлә дә чишмәгә суга барырга мәҗбүр итә торган булган. Шулай бервакыт айлы кичтә елга буендагы чишмәгә килгәч, Зөһрә айга карап елый-елый болай дигән : “Әй, Ходаем! Әгәр минем үз әнием исән булса, яраткан кызын болай төнлә бер ялгызын су буена җибәрмәс иде. И, нурлы Ай! Үтенеп сорыйм синнән:  ал мине үз яныңа. Бу җәбер-золымнардан котылыр идем”, - дигән. Һәм, ни хикмәт! Тулган Ай, ятим кызның моң-зарын ишетеп аны үз янына алган. Шуннан бирле Зөһрә-Кыз көянтә-чиләге белән айда торып калган.

Миләүшә, Илзирәк һәм Илгизәр Айга менеп Зөһрә кызны күреп, мөмкин булса, үзләре белән бергә җиргә алып төшеп, чишмә суын эчерәселәре килә. Аларның бу хыяллары чынга аша. Алар Зөһрә кызны җиргә алып төшәләр. Зөһрә кыз кабат җирне күрүенә бик шат була. Ләкин ул кире Айга китәргә мәҗбүр. Чөнки аны үз кызыдай яратучы Ай хакиме көтә. Ул аны ташлый алмый. Зөһрә кызга Айда да хәзер бик рәхәт. Әкият болай тәмамлана: егетләр һәм Зөһрә-Кыз Айга исән-сау барып җиткәннәр. Илзирәк белән Илгизәр кайтыр юлга да чыкканннар, ди. Ә Зөһрә, туган җирне күргәч, тынычлап айда торып калган. Айлы кичләрдә, тулган айга карап Зөһрә кыз белән очрашырга онытмагыз. Бәлки ул да сезне күрер һәм бик шат булыр.

Җырлый Динар Шәймәрдәнов “Уфтанма”

2 а.б. Хөрмәтле Наил абый!  Бүген сөйләгән сүзләр, матур теләкләр, моңлы җырлар барысы да сезнең өчен булды. Шәһәребез горурлыгы булып тыныч    томышта, Зилә апа белән озын-озак тигез гомер кичерергә язсын сезгә. Иҗат чишмәгез саекмасын.

Сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез.

Наил абый китапны чыгаруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә.

Резеда Хайдаровнаны сәхнәгә чакыра.

Резеда Хайдаровна сөйли.

 

1 а.б.            ҮТКӘННӘРНЕ ИСКӘ ТӨШЕРӘМ

Якты кыш бизәге – кар аклыгы

Күңелемне пакьлый, яңарта.

Әллә үзем кышын тугангамы,

Хыялымда ап-ак таң ата.

Яуган карлар җанга сафлык өсти,

Кышкы офык мине еракка

Алып китә хыял дингезенә,

Үткәннәргә, яшьлек иленә.

Үтте мени инде 70 яшем,

Ә нигә соң күңелем һаман яшь?

Ялан-аяк болыннар буйларга,

Балачагым, кил дә мине дәш!

Күптәнме соң әле су буена

Төшә идем бәбкә сакларга?

Үсеп җитеп укып, белем алгач,

Килеп чыктым шушы якларга.

Яңа дуслар, хезмәттәшләр таптым,

Гаилә кордым, тормыш башладым.

Дус-туганның җан җылысын тоеп,

Ничә җәйләр, кышлар кышладым.

Гомерем минем шаулап-гөрләп узды

Үзешчәннәр белән сәхнәдә,

Мәйданнарда, ындыр табагында,

Бәйгеләрдә, тырыш хезмәттә.

Картайгач та әле җан тик тормый:

Әсир итте мине җыр-моңнар.

Минем кебекләр күп: картайдым, дип,

Ыңгырашып өйдә ятмыйлар.

Кайберәүләр шигырь, моңга гашыйк,

Икенчеләр тәм-том пешерә.

Ә кайберсе күңел бизәкләрен

Сөлге, яулыкларга күчерә.

Күпләр кебек мин дә яшим шулай:

Гармун тартам, бакча үстерәм.

Ә  кайчакта хыялыма чумып,

Үткәннәрне искә төшерәм.

2 а.б. Барсына нәтиҗә ясагач, Наил абыйның тормыш девизы: "Үткәннәрне искә төшереп, киләчәккә өмет белән яшәү" - дер диясе генә кала. Өмет кешене яшәтә, тормышка ямь өсти бит.

Н. Нәбиуллин шигыре, танылган композитор И. Закиров көе "Моңлыларга шатлык өләшик" .   Бөтен катнашучылар белән бергә.

1 а.б. Җыр туа, җыр яши, җырлаучы булганда – җыр мәңге үлми. Илһам канатында матур шигырьләр туа. Синең шигырьләреңне укучы булганда, синең иҗатыңа гашыйк кешеләр янәшәңдә сине хөрмәт итеп яшәсә, тагы ни кирәк? Бу бит үзе бәхет. Наил абый, сезнең  шигырьләрегез мәңге яшәсен, җырларыгыз  җырлансын.  Таза - сау  булыгыз.

 

2 а.б. Кичәбез шуның белән тәмам. Саубулыгыз

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de