Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня47
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105611

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Ч. Мусинга 75 яшь

 

“Шигъриятле, җырлы гомер”

 

“Ч. Мусинның 75 яшенә багышланган музыкаль-әдәби кичәнең сценариесе”

 

Күңелле музыка

1 а.б.        Күренекле шагыйрьләребезнең берсе

“Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай, -  дип язса,

 

2 а.б.       җирле язучыбыз Әнисә апа Каримова

“Туган ягым талантларга бай минем.

Рәхәт яшәү илһамлылар яшәешкә

Өстәгәч күкрәү, яшьнәү”, - дип үзенең якташларына мәдхия әйтә.

 

1 а.б.   Әйе, чынлап та Әгерҗе яклары талантлы кешеләргә, язучыларга, шагыйрьләргә бик бай як.

Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки бу төбәк талантларының чишмә башы булып танылган шәхесләребез бертуган Бубыйлар, Ягъкуб Хәлили, Даут Гобәйди, атаклы драматурглар Т. Гыйззәт, Ю. Әминев, язучы, композитор Л. Айтугановлар торалар.

 

2 а.б.     Талантлы син кеше туганым! Ә чын талантлар авылдан чыга. Авылның ипигә ягып ашарлык саф һавасы, ярсу йөрәккә шифа бирердәй талгын җиле сәбәпчеме моңа? Мөгаен, шулайдыр.

 

1 а.б.    Хәерле кич, мөхтәрәм милләттәшләр, кадерле кунаклар, хөрмәтле Әгерҗелеләр! Бүген без күңелендә шушы җәүһәрләребезнең рухын йөртүче, аларның тугрылыклы варисы, районыбызның Тукае булган, аксакал шагыйрь, “Язмышым үзәннәрдә”, “Тамырлар”, “Кадер киче”, “Баганалы юллар”, “Гомер юлы”, “Әгерҗе төбәге-тарихи сәхифәләр” исемле китаплар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Чыңгыз ага Мусинның 75 яшьлек юбиллен билгеләп үтәргә җыелдык.

 

2 а.б. Туган якны, туган җирне, аның табигатен, кешеләрен ихлас данлаган, туган җирдән, шушы төбәктән илһам, рух алып иҗат итүче, заманыбызны, тормышны үзенчә күрә, бәяли һәм күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтләүче олы шәхес – Чыңгыз ага Мусинны сәхнәгә чакырабыз.

Рәхим итегез Чыңгыз ага.

 

Музыка.

Кечкенә кыз  чәчәкләр тапшыра.

(Утыра).

 

1 а.б. 75 ул  - бик күп түгел,

Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгыларың урап үтсен.

Еллар санын сизмәс өчен –

Оныкларың гөрләп үссен.

 

2 а.б. Чыңгыз ага! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге,  балалар һәм оныкларыгызның куанычын күреп  әле тагын озак еллар рәхәттә, бәрәкәттә яшәргә язсын сезгә. Һәрвакыт шулай шат, изге күңелле, көләч йөзле булып калыгыз.

 

1 а.б. Бүген бездә кунакта сезнең иҗатыгызны зурлап, юбилеегыз белән котлап Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасов, төрле төбәкләрдән   килгән  татар халкының  яраткан,  хөрмәт иткән, иҗатлары белән дан – шөхрәт казанган  язучылар, шагыйрьләр

 

2 а.б. Башкалабыз Казаннан:

 

-         Күренекле әдәбият галиме, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар Дәүләт гуманитар педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе  Фоат Галимулла улы Галимуллин

-         Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, “Сәхнә”  һәм “Салават күпере” журналларының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре,  Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы Вакыйф  Вәли улы Нуриев

-         Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрь Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин

-         Язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз Мансур Хаҗи улы Вәлиев

-    Язучы,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман  Гомәр улы Гомәров

 

Чаллы шәһәреннән килгән мөхтәрәм кунакларыбыз:

 

-         Язучы –прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мәйдан” журналының баш редакторы  Вахит Шәих улы Имамов

-         “Якташлар авазы” газетасы мөхәррире, якташыбыз Тәлгать Җәүдәт улы Әхмәдишин

-         Татарстанның аткаәзанган мәдәният хезмәткәре, баянчы, якташыбыз Флера Хөрмәт кызы  Хөрмәтова

 

1 а. б.  Ут күршеләребез Ижау шәһәреннән:

 

-          “Яңарыш ” газетасы баш мөхәррире, Удмуртия татарларының  милли-мәдәни мөхтәриятене идарә рәисе,  Россия журналистлар берлеге әгъзасы, якташыбыз  Ирек Илдус улы Шәрипов җитәкчелегендәге делегация

 

2 а.б. Шулай ук, бүгенге бәйрәмебездә  мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, гомумән әдәбият - сәнгать яратучылар, шигырьләрегезне яратып укучы тамашачылар  җыелды.

 

 

1 а.б.    Ә  хәзер Чыңгыз аганы котлау өчен сәхнәгә Әгерҗе муниципаль районы Тирсә авылы җирлеге  башлыгы Ләйсирә Гомәр кызы Нафикованы чакырабыз. Рәхим итегез, Ләйсирә Гомәровна!

Котлый.

Сәламләү  җыры. Ф. Арсланов

 

2 а.б.         Шатлык иңгән йортка, мәҗлес җыеп,

Исем куштырганнар мулладан.

Дога кылган миңа изге хәзрәт,

Юлларыма бәхет юраган.

 

1 а.б.  1934 нче елның 16 нчы июлендә  чәчәкле, җиләкле болыннары, киң  кырлары булган Тирсә авылында булачак шагыйрь – Чыңгыз Мусин дөньяга килә.

 

 

2а.б. Һәм бөтен  гомерен    үзе туып-үскән төбәккә, Әгерҗе төбәгенә багышлый

ул.

Хезмәттә чыныккан куллары машина белән идарә итсә, йөрәге шигърияткә хезмәт итә.  Бу  изге шәхеснең йөрәк тибеше дә, сулыш алулары да  кендек каны тамган туган җирендә, туган халкы белән бергә.

 

 

Җыр “Язмышым – үзәннәрдә” Рәисә Фәррәхова җырлый. (шул китап 1 бит)

 

 

1 а.б.           Узган гомерләрне уйлыймын да,

Уйларымның очы югала.

Менә быел минем туган көнем

Туры килде изге җомгага.

Мин туды дип гомерем сукмагына

Беркем затлы келәм җәймәгән.

Тәңрем мине юктан бар иткән дә,

Язмышымны җиргә бәйләгән.

 

2 а.б.          Чыңгыз аганың да бала чагы, тормышы  шушы “Туган көнем” шигырендә әйтелгәнчә сикәлтәле  авыр юллар аша үтә. Шул ук авыр сугыш еллары, әнисенең  бер уч ашлык өчен төрмә газапларын кичерүе,  әтисе булып та апасы Айсылу белән әтисез ятимлектә үсүләре - барысы да аның маңгай сырларына салынган. “Елак гомер” шигырендә дә нәкъ менә шул турыда яза ул.

 

1 а.б.          Ятим бала булып үсәр өчен

Кирәкмәгән, бәлкем, туарга.

Кеше булгач, җирдә михнәт белән

Туры килде дөнья куарга.

Тормыш булгач, булды кайгысы да,

Тик әз генә булды шатлыгы.

Елый – елый үсеп буйга җиттем,

Мин – бер ятим малай актыгы.

(Ч. Мусин  “Елак гомер” )

 

 

2 а.б. Чыңгыз Мусин – шагыйрь, хис кешесе, яшәешне тамак туклык, өс бөтенлек, йорт – кура төзеклек белән генә   үлчәми. Җаны борчылып яшәгән, шул борчуларны, уйлары белән башкаларны да тынгысызлыкка чакырып торучы шәхес. Авыл тормышының мең   төрле эш-мәшәкатьләренә күмелеп һәм шул ук   вакытта иҗат дәрте белән рухланып гомер кичереп  ята Чыңгыз ага.

 

 

1 а.б.          Туган ягы үзәннәрендә ныклы тамырлары белән баганалы юлларны узып, гомер юлын  барларлык вакытка килеп җитте. Төрле елларда язылган лирик – фәлсәфи шигырьләре тупланган  “Гомер юлы” исемле китабында җанга азык алырдай искиткеч матур шигырьләре бар аның.

 

Музыка астында укыла.

(“Беренче мәхәббәт” җырының көен куярга була)

Укучы: Сиңа.

Хәтердә язгы кичләрдә

Беренче танышулар.

Һәркемнең гомер юлында

Онытылмас табышы бар.

Елмаеп иләс күңелемне

Нурыңа манган идең.

Мин, тиле, синең алдыңда

Югалып калган идем.

Йөрсәң дә яшьлек язында

Читләшеп, ялындырып.

Сизмәдең дә калганыңны

Гомерлек ярым булып.

Гомер үтте,  узалмадык

Хәзинә сараена.

Үзең хәзинә булдың син

Мин урам малаена.

Төш кенәдер бергә үткән

Бәхетле мизгелләрем.

Үпкәләгән чагыңны да

Үземә сиздермәдең.

Яшәгән саен инандым

Күңелең аклыгына.

Күпме куаныч китердең

Мин малай актыгына.

Килер рәхимсез минутлар,

Аерылыр көннәр җитәр.

Синме мине, минме сине

Юксынып гомер үтәр.

 

2 а.б.   Сүзнең кем турында барганын беләсез. Әйе, Чыңгыз абыйның чибәр, уңган,  булган тормыш иптәше, 5 баласының анасы, шигырьләрен иң беренче булып тыңлаучы, һәрдаим иҗат эшенә илһам биреп торучы, 56 ел бергә иңне-иңгә куеп тигез гомер кичерүче Мәйсәрә апа. Хөрмәтле Мәйсәрә апа, чын күңелдән чәчәкләребезне  һәм  җырны  кабул  итеп алыгыз.

 

Чәчәк тапшырыла.

Җыр “Очрашу шатлыгы” Алик Төхватуллин җырлый.

(“Кадер кичендә” 71 бит)

1 а.б. Төннәр буе утырып җырлар яздым,

Җырларымны кемнәр гаепләр?

Гаепләр, бәлкем, туң йөрәкле

Рухи сукыр, рухи гарипләр.

Җыр – милләтнең асыл хәзинәсе,

Күпме йөрәк шуңа табынган.

Аерылалмый кеше, аерылалмый

Бу табигый сихри агымнан.

Җырчы дигән даным булмаса да,

Моңсыз түгел минем йөрәгем.

Ятлар арбасына утырмадым,

Ятлар җырын җырлап йөрмәдем.

Тоя белсәң әгәр, дөнья безне

Илаһи бер моңга ураган.

Әле дә шөкер җирдә үз моңым бар,

Үз җырым бар шуңа куанам.

2 а.б.  Чыннан да, Чыңгыз абыйның үз җыры бар. Аның шигырьләренә язылган җырлыр аеруча матур.

 

Җыр “Мин сиңа табындым” Фәния Мөхәммәтшина җырлый.

( “Язмышым – үзәннәрдә” 1 бит)

 

1 а.б. Шигьри фикерләүЧыңгыз абый өчен иң олы яшәү мәгьнәсе. Аның күңеле өчен үзе яшәгән Мордывый, Тирсә авыллары гына тар, ул милләт күләмендә уйлый, үзен шушы төбәктә татар халкы язмышы өчен җаваплы итеп саный.

 

2 а.б. Чыңгыз ага җаны-тәне белән авылга, аның кешеләренә, гүзәл табигатенә гашыйк авылда туган татар шагыйре. Шуңа күрә аның йөрәк түреннән, туган туфрактан шытып чыккан күп кенә шигырьләре авыл турында. Аның үткәненә, киләчәгенә битараф түгел шагыйрь күңеле.

 

Укучы: “Нигез” шигыре. ( “Гомер юлы”, 22 бит.)

Ниятем акыл сату да

Бушану гына түгел.

Буш урамнарга карыйм да,

Сыкранып кала күңел.

 

Үсмер буын алдан чаба

Замана тизлегеннән.

Күпме тамырлар йолкынган

Туган як нигезеннән.

 

Кайда ул кичке уеннар?

Кайда ул хисле күңел?

Табигать тә хәзер никтер

Табигый кебек түгел.

 

Кайда ул кичке эңгердә

Илаһи гармун моңы?

Сихри моңнарга изрәгән

Кичләрнең талгынлыгы.

 

Безгә бит күк катларыннан

Ак бәхетләр яумады.

Якты көннәрне төн итте,

Төнне төнгә ялгады.

 

Балачакта мәхрүм булып,

Ятим калып, ач калып.

Туган якта ни күрсәк тә,

Илне ташлап качмадык.

 

Туган нигезне калдыр да

Каядыр олак, имеш.

Үз җирендә җир сөргәннәр

Һәммәсе юләр, имеш.

 

Эзләрең калдыр ызанда,

Ерак бабаңнар кебек.

Кендегең белән берек син

Туган туфракка берүк.

 

Гел актан гына тормый шул

Дөньяның асыл йөзе.

Кара туфрак – изге нигез,

Ата-баба нигезе.

Лирик бию (Тирсәләр)

 

2 а.б. Шигырь язу, шагыйрь булу җиңел түгел,  ә менә туган ягың тарихын өйрәнеп, аны җыю, барлау, туплау һәм инде ниһаять аны туган халкыңа җиткерү монсы инде әйтеп бетергесез зур, четрекле, изге хезмәт.  Күптән күңелендә йөрткән  хыялы Чыңгыз абыйның тормышка ашты. 2008 елда  “Әгерҗе төбәге – тарихи сәхифәләр” исемле китабы дөнья күрде. Казан дәүләт университеты доценты,  якташыбыз Раиф Мәрдәнов Чыңгыз аганың олы хезмәте турында менә нәрсәләр яза:

 

1 а.б.     Чыңгыз ага туплаган хезмәтнең әһәмияте  хәзерге буыннарга гына түгел, киләчәк өчен дә бик зур. Тарихыбызны белү – һәркемгә тормыш агышында югалмыйча, үз урынын белү һәм билгеләү өчен кирәк... туган туфрагың, газиз җирең, ата-бабаң нигезен хөрмәтләү, ватаныңны ярату өчен кирәк...Киләсе буыннарга якты истәлек өчен кирәк. Болар олыга-кечегә дә, әби-бабайга да, ата белән анага да, бала-чагага да, укытучы һәм укучыга да, авыр хезмәттәгеләргә дә - һәммәбезгә кирәк.

 

2 а.б. Чыңгыз ага сезгә изге хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Безгә, киләчәк буынга әлеге тарихи  китап битләрендәге  һәр юл, һәр хәреф кадерле һәм кирәк.

Сезнең игътибарга шушы китапка кергән  Тирсә авылы тарихыннан өзек тәкъдим итәбез.

Сценка Тарихка багышланган.

(Кырындылар)

“Тәфтиләү” җыры

 

1а.б.   Әгерҗе – гомер бишеге,

Назлап тирбәткән бишек.

Гүзәл калам,  хөр яшә син,

Җырдан-җырларга күчеп.

2 а.б.       Чыңгыз аганың җаны -  шагыйрь  җаны. Ап – ак җирлектәге чиста, моңлы, җырлы җан. Күп кенә җырлары туган ягыбызга, Әгерҗебезгә, аның гүзәл табигатенә атап язылган.

 

Җыр “Иж Буйлары”. Алик Төхватуллин җырлый.

2 а.б. Хөрмәтле Чыңгыз абый! Сезне бүгенге бәйрәмегез белән котлап, иҗатыгызны хөрмәтләп килгән кунакларга сүз бирәбез.

 

1 а.б.  Сәхнәгә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасовны чакырабыз. Рәхим итегез.

Котлый.

 

Кунаклар котлавы.

(Ч. Мусин һәр котлаучыга тарих китабын тапшыра.)

 

1 а.б.   Чыңгыз ага Мусинны котлау өчен сүзне, җөмһүриятебезнең башкаласы Казаннан килгән мәшһүр кунакларга бирәбез. Рәхим итегез.

 

Котлыйлар

 

1а.б. Татарстанның һәр төбәгендә диярлек Чыңгыз аганың иҗатын яратып кабул итүче һәм үзен хөрмәтләүче якташларыбыз яши.  Алар бигрәк тә Чаллы шәһәрендә күпсанлы. Хәзер сәхнәгә Чаллыдан килгән кунакларны чакырабыз. Рәхим итегез.

 

Чаллылар чыгышы.

 

1 а.б.  Бәйгеләрдә чапкан юрга кебек,

Бу якларга килеп кердең дә.

Максатларга якты маяк булып,

Урын алдың халык күңелендә.

 

Еллар узган саен нурланасың,

Фикердәшләр әнә нихәтле.

Һәрбер сүзең җанга якын синең,

Һәрбер сүзең җанга сихәтле.

 

Кемдер безне синнән араласа,

Кемдер кылса сиңа яман эш.

Кыргыйлыкны ходай гафу итмәс,

Йолып калыр сине “Яңарыш”.

 

 

2 а.б. “Яңарыш” гәзитенә багышлап язган әнә шундый матур шигыре бар Чыңгыз аганың.  Ижаудан килгән кунакларыбызның да әйтер теләкләре бардыр. Сәхнәгә рәхим итегез “Яңарыш” лылар.

 

Ижаулар чыгышы.

1 а.б.   Әйтеп үткәнебезчә, Чыңгыз Мусинның беренче шигыре район газетасы битләрендә басылган. Үсмер чагында ук газетаның актив хәбәрчесе булган. Иҗатының чишмә башы булган, беренче сынауларын үткән, анда чыныккан Чыңгыз абый тәүге иҗат мәктәбен искә ала. Ә хәзер “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы мөхәррире Зарипова Рәмзия Сабир кызына сүз бирәбез. Сәхнәгә рәхим итегез.

 

Р. Зарипова чыгышы.

2 а.б. Районыбызда эшләп килүче “Күңел чишмәләре” исемле әдәби  иҗат берләшмәсеннән Чыңгыз аганың каләмдәш дусларына сүз бирәбез. Рәхим итегез.

“Күңел чишмәләре” чыгышы.

Тәнзилә Хабибуллина җырлый.

 

1 а.б. Кеше җаны моңсыз булалмый ул. Моңлы кеше, моңсызларга моңнар тарата. Чыңгыз абыйның җаны, йөрәге тулы моң. Татар моңына һәйкәл куйган Чыңгыз абыйга Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсында беренче премиягә лаек булган  “Көмеш телле гармун”  ансамбле  татар моңы бүләк итә.

 

Баянчылар чыгышы

 

1 а.б.          Күп яшәдем бу гомернең

Ләззәтен, тәмен беләм.

Кешеләр бит парлы-парлы,

Улымны өйләндерәм.

Улымны өйләндерәм дә

Бәхеткә кинәндерәм.

Бу дөньяда берәү дә бит

Яшәми берәм-берәм.

Гаиләбез дә ишәер,

Йортыбыз иркен әле.

Пенсиябез дә җитәрлек

Яшәргә мөмкин әле.

Заманында зур тормышка

Кемнәр аяк басмаган?

Өйләндерәм малаемны,

Бетте, китте, вәссәләм. – дип яза Чыңгыз абый  “Улымны өйләндерәм ” шигырендә.

 

Җыр “Туй килә” Ч. Мусин сүз., Ф. Мөхәммәтшина көе.

Ф. Мөхәммәтшина җырлый

 

2 а.б.  Балалар дип өзелеп яшәүче Чыңгыз ага да бәхетле әти. Тормышта дөрес юл сайларга, балаларын үзе кебек олы шәхес итеп күрергә теләгән атаның бәхете йөзенә чыккан. Котлау өчен сүзне Чыңгыз аганың балаларына бирәбез.

 

Сәхнәдә Чыңгыз Мусинның балалары.

Музыка. Котлаулар.

Җыр Т. Ләйсән “Әти-әни”

 

2 а.б.    Хөрмәтле кунаклар, тамашачылар!  Бүген сөйләгән матур сүзләр, тәбрикләүләр, җыр-моң барысы да Чыңгыз абый хөрмәтенә булды. Аның иҗаты, бай эчтәлекле, йөрәкләрне җилкендерерлек, елатырлык шигырьләре искиткеч соклану хисе уята.

 

1 а.б.    Районыбызның горурлыгы булып, республикада үзегез белән бергә безнең халыкның данын күтәрүегез, борчылып яшәвегез, матур иҗади эшләрегез өчен Сезгә зур рәхмәт.

 

2 а.б.     Бүген барыбыз да сезнең алда тирән хисләр белән баш иябез. Әле бик күп еллар яңа иҗат җимешләрегез белән безне сөендереп торырсыз дип ышанабыз. Һәм сүзне сезгә бирәбез Чыңгыз ага. Рәхим итегез.

 

Ч. Мусин чыгышы.

Җыр “Альбина” Н. Тазиев җырлый

1 а.б. Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән кичәбез ахырына якынлашты.

2 а. б.    Хөрмәтле  Чыңгыз ага  Мусин!        Сезне тагын бер кат юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иҗат чишмәгезнең саекмавын телибез.

 

“Бик күп шигырьләр язарсыз,

Йөрәкләр тынмас әле.

Бу кичә тәүгесе түгел,

Соңгысы булмас әле”.

 

1 а.б. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз

 

“Сау булыгыз” җыры. Ф. Арсланов җырлый

Күңелле музыка.

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de