Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня45
mod_vvisit_counterВчера107
mod_vvisit_counterВсего105609

IP: 54.227.31.145

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Яңа елга РДК да тамаша өчен

 

“Китапханә -серле дөнья”. Рушания Байтимерова.


Бизәлгән сәхнәдә чыршы утыра. Персонажлар чыкканчы экранда Бала белән Күбәләк, Су анасы, Шүрәле катнашында күренешләр. Китапханә тормышыннан, узган елгы Яңа елдан фотолар. Китапханәче чыгып утыра, эш башлый. Электрон карточкаларны штрих-код белән керткәндә пип-пип иткән тавыш ишетелә. Кәҗә белән сарык әкрен генә кереп утыралар. Өстәлдәге китапны алып карый башлыйлар. Бала белән күбәләк куышып  уйныйлар, Күбәләк канатын җилпеп тора.


Кәҗә: Кара, кара бу кем – гел сиңа охшаган.

 

Сарык: Ә бусы сиңа охшаган.

 

Кәҗә: И-и, без бит бу, безнең турыда бит бу китап.

 

Сарык: (Сөенеп) Ярый әле килгәнбез, син теләмәгән идең һич тә.

 

Кәҗә: Әйдә урлыйбызмы? Барыбер күрми бу апа, башын да күтәрми кайчаннан бирле. Сал әйдә капчыкка.

 

Сарык: Әллә нәрсә эшли шунда, ниндидер ялтыравык нәрсәләрне бер ала бер куя, бер ала , бер куя.

 

(Тавышлар ишетелә, слайдта шүрәле белән су анасы куышканы күренә). Сөйләшә-сөйләшә Шүрәле белән Су анасы керә.


Су анасы: И Шүрик, миңа өйләнмәдең шунда, мин дә синең куышыңда җылыда гына утырган булыр идем.

 

Шүрәле: Әйе. Өйләнгән дие. Юеш бит син, бер җылың да юк.

 

Су анасы. Э-э-э, юеш булмассың монда, мин дә шунда су төбендә генә ятар идем, балыкчылар килеп бәке тиштеләр дә, кармакка эләкмим дип чыгып йөгердем. Бозланып каттым, менә йөзгечләрем шакы-шокы килә ( шакылдаган тавыш компьютерда), таям да егылам, таям да егылам.

 

Шүрәле: Я,я елама, менә библитекада җылынырбыз.Мә минем тунны ки.

 

Су анасы: Надан, библитека түгел, китапханә, ( сузып) ки-тап-ха-нә. Синең 100 ел киеп көя төшкән,искереп беткән туның миңа нигә кирәк, чәшке тун булса ярар иде.

 

Шүрәле. Кара, бу кызны, үзләре чакырдылар, үзе карамый да. Хәзер каратам мин аны. ( Килеп китапханәчене кытыклый).

 

Китапханәче: Ай-ай, үтерәсең. Исәнмесез дуслар, нигә бәхәсләшәсез, әйдәгез бәйрәмгә рәхим итегез. Җаныкайларым, нишлим соң, электрон карточкалар бит бу, хәзер сезне дә компьютерга кертермен.

 

Шүрәле: Әстәгъфирулла,  без ул компьютерга ничек сыярбыз соң?

 

Китапханәче: Сезгә үзегезгә анда керергә кирәкми. Фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исемен генә әйтегез һәм паспортыгызны, ИНыНыгызны бирегез.

 

Сарык: Моңа хәтле ишетмәгән, күрмәгән нәрсәләр сорамагыз инде. Без шул Чыршы бәйрәменә диеп белдерү буенча килгән идек.

 

Китапханәче: Бәйрәм бәйрәм белән, ә сезне язмый булмый, план тулмый.

 

Кәҗә: Я, яз инде алай булгач, мин Кәҗә Кәҗевич Кәҗәев.

 

Сарык. Мин Сарыкова Сарык Сарык кызы.

 

Шүрәле. Ә мин Шуралиев Шурик Шуралиевич.

 

Су анасы. И кыланчык. ( Боргаланып) Мин Сулыкова Сусылу Сулыковна. Менә пачпорт. Менә ИмаНым. (тарак, көзге күрсәтә).

 

Шүрәле. Харап икән. Кайда соң башка кунаклар?

 

Китапханәче: Хәзер килеп җитәрләр, буранда гына адашмасалар.

 

Акбай белән Әтәч керә. Сәхнә алдында уйныйлар.

 

Әтәч:

Әйдәле Акбай , өйрән син,

Арт аегың белән тор.

Аума, аума туп-туры тор.

Төз утыр, яхшы утыр.

 

Акбай.

Ник газаплыйсың син болай,

Мин бит әле кечкенә.

Мин туганга ике айлап,

Я булыр өч кенә.

 

Әтәч.

И юләр, маэмай,

Тырыш яшьләй.

Яңа ел эстафетасын

Миннән кабул итеп ал.

 

Әтәч Акбайга “2018 ел – Эт елы”  дигән плакат бирә бирә.   Персонажлар кул чабалар.

Мин яратам, Сине Китапханә җыры.

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de