Главное меню

Время

Счетчик посещений

mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня183
mod_vvisit_counterВчера229
mod_vvisit_counterВсего101567

IP: 54.226.209.201

Сайт Республиканской юношеской библиотеки Татарстана

 

 

 

КаленДАРь - праздник на каждый день

Әгерҗегә язучылар "десанты" төште.

 


Сез табиб та, язучы да,

Җанга-тәнгә дәва биргән.

Кырындының тауларыннан

Тик шифалы талант иңгән.

Габдулла Галиевның олуг юбилее уңаеннан Әгерҗедә оештырылган кичә әнә шул сүзләр белән башланып китте.

  • Табиб булучылар язучылар арасында нибары өчәү генә: Антон Чехов, Шәриф Хөсәенов, Габдулла Галиев. Әсәрләре “Казан утлары“, “Мирас“, “Мәйдан“ кебек журналларда басылучы каләм остасы Габдулла ага – ун китап авторы. Татарстанда иң өлкән яшьтә дә студент булып югары белемгә ия булуы, хәзер дә кулыннан каләм төшермәве зур соклану уята. – Бу сүзләрне әйтеп Ләбиб Лерон юбилярга Габдулла Тукай энңиклопедиясе тапшырды.

Рифат Җамал һәм Госман Гомәр Габдулла аганың уникаль шәхес булуын, шундый язучының китабын укып кына түгел, үзен күреп, сүзен ишетеп яшәүләрен, үзләренең аннан үрнәк алуларын сөйләделәр.

Чаллы Язучылар берлегеннән каләмдәшләренең котлавын Факил Сафин җиткерде. Татар рухияте, татар мирасы, туган тел сакчысы булган олуг затка соклануын белдерде.

  • Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин кебек үз милләтен, үз халкын яраткан, туган төбәгенең тарихын бөртекләп җыйган фидакарь затларга халык ихтирамы чиксез зур. Әгерҗегә багышланган тарихи материаллар әзерләгәндә гел аларга мөрәҗәгать иттек. Габдулла аганың һәр әсәре – күргән, кичергән хисләр белән сугарылган. Шуңа яратып укыла, җанга якын, – диде Фидаил Мәҗитов.

Ижау каләмдәшләренең сәламен Гыймран Сафин, “Яңарыш“ газетасы хезмәткәрләреннән котлауларны Эльмира Нигъмәтҗан җиткерде.

  • Язучылар “начар шигырь язарга Тукайдан оят“ дисәләр, без “начар әсәр язарга Габдулла Галиевтан оят“ дип сөйләшәбез. Аның белән еш аралашканга, күркәм сыйфатларын, кешелекле булуын күрәбез. Милләт күгендә якты йолдыз булып янучы Габдулла Галиевка илһамлы иҗат телибез, – диде Гыймран Сафин.

Аның бу изге теләгенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, авылдашлары, улы һәм кызлары, аның иҗатын яратучылар да кушылдылар.

  • Татар язучысы исемен лаеклы йөртергә насыйп булсын! Каләмне кулдан куймадым әле.

Мөхтәрәм язучының бу сүзләре аңа карата хөрмәтне тагын да арттырды дип яза Асия  Корбангалиева  "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында".

 
© 2008 Агрызская централизованная библиотечная система | Joomla 1.5 Templates by vonfio.de